Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында сөт сатудан кергән табыш - 2 млн. сумнан артык

Һава торышы эссе булу сәбәпле, терлекләргә яшел үлән (өстәмә тукландыру) һәм минераль өстәмәләр бирүне арттырырга, су эчертүне күзәтергә, шулай ук чебен-черкидән саклануны тәэмин итәргә кирәк.

Район көн саен 65,4 тонна сөт сата, югары майлылыкны (3,7%) исәпкә алып, аны сату зачет авырлыгында 71,2 тоннага җитә. 2021 ел дәрәҗәсенә карата продукцияне сату 100% тәшкил итә.

«Архангельское», «Скоков Н.А.» КФХ, «Игенче», «Закрома» ҖЧҖләрдә 2021 ел дәрәҗәсенә карата күрсәткечләр яхшы. Ә менә «Агро-Основа» ҖЧҖ узган елгы дәрәҗәгә чыга алмый.

Сатуның уртача бәясе - 32,80 сум/кг, бу - 2021 ел дәрәҗәсеннән 7 сумга (кг) күбрәк. Сөт сатудан көн саен 2 млн.150 мең сум акча керә, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 400 мең сумга күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев