Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында Татарстан авыл җирлекләре командалары арасында футбол буенча Чемпионат булып узды

Чемпионатны ачып җибәрүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова катнашты.

12 сентябрьдә Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксары авылында авыл җирлекләре командалары арасында футбол буенча Татарстан Чемпионаты узды. Яңа Чишмә районында футбол лигасы активисты Евгений Тихонов чакыруы буенча чемпионат ачылышына Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән депутат Ольга Павлова килде.


Август аенда районда авыл футбол лигасын оештыручы Евгений Тихонов  хәзергесе вакытта үзенең активлыгы һәм акчалары ярдәмендә булдырылган инициативаны хуплауны сорап, «Минем депутат» онлайн-сервисына мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатькә Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова җавап биргән һәм тиз арада райондагы авыл футбол лигасына ярдәм итү юлларын табарга вәгъдә биргән.
Чемпионатны ачу тантанасында Ольга Павлова команда әгъзаларын, тренерларны һәм җанатарларны сәламләп, аларга спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.


Сәламләү сүзе белән шулай ук Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова да чыгыш ясады.


Чуаш Чабаксарының футбол кырында биш команда очрашты, болар
Алексеевск,
Аксубай,
Чирмешән,
Нурлат
Һәм Яңа Чишмә районнары командалары.
Әлеге уенда Аксубай районы командасы җиңү яулады.
Икенче урынны - Алексеевск, өченче урынны Нурлат районнары командалары алды. Җиңүчеләргә кубоклар, футбол туплары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук призлы урыннар алмаган командаларга да  үткән чемпионатта актив катнашканнары өчен футбол туплары бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев