Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында техниканың һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеге югары

31 мартта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Линар Гарипов җитәкчелегендәге компетентлы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара, районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары хәзер техниканы һәм тагылма инвентарьны әзерләү белән мәшгуль.
Комиссия составында шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлегенең өлкән белгече Алмаз Корбанов, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марсель Моратов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов, Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бар иде. Техниканы кабул итүдә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
«Закрома» ҖЧҖ, «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Козлова М.И.» КФХ һәм башка авыл хуҗалыгы оешмаларында техника әзерлек сызыгына тезелгән. Тикшерү барышында техниканы һәм инвентарьны әзерләүнең торышы комиссия тарафыннан югары бәяләнде. «Козлова М.И.» КФХ иң яхшы хуҗалык дип танылды, аннары «Агро-Основа» ҖЧҖ һәм «Закрома» ҖЧҖ.
Линар Гарипов Татарстанның һәм тулаем Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен чикләүләр шартларында хезмәтне саклау таләпләре, эшләрне оештыру мәсьәләләренә аерым тукталды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев