Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында «Әти атнасы» бик күңелле үткән

«Әти көне» - календарьда яңа бәйрәм барлыкка килгән

Россиянең истәлекле даталары календаренда әти көне дигән яңа бәйрәм барлыкка килде.  Әти - ул балачактан иң кадерле һәм яраткан кеше, ул рухи ярдәм итү генә түгел, ә тормышта җитәкчелек итүче көч тә.

 Яңа Чишмә муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә атна дәвамында 11-16 октябрьдә балаларның яраткан бәйрәменә багышланган чаралар узган.

«Минем яраткан әтием» рәсем конкурсында башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы балаларының барысы да диярлек катнашкан.

«Минем әти - иң яхшысы» дигән темага сыйныф сәгатьләре барлык мәктәп укучылары катнашында үткән. Шулай ук «Әти атнасы» кысаларында мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә «Әтиләребез һөнәре» дип исемләнгән әңгәмәләр узган, «Әтиләр көне белән!» - дип язылган открыткалар белән онлайн-акция үткәрелгән.

Балалар бакчаларында «Мин һәм әтием», «Минем әтием иң яхшысы» дигән видео - һәм фотоконкурслар узган.

- Атна балаларның һәм аларның әтиләренең уңай эмоцияләренә бай булды. Чөнки бала өчен ата-анадан да якын кеше юк. Бу кешеләр аны туган көненнән алып тормыш юлына кадәр озата бара, алар барысына да өйрәтәләр, ярдәм итәләр һәм яклыйлар, - дип үз кичерешләре белән уртаклашкан Яңа Чишмә районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Александр Улитин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X