Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: март чаралары

1 мартта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды һәм «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән муниципаль конкурс башланды.

3 мартта Зирекле авылы клубында Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан җирле шагыйрьләр һәм язучылар «Иҗатым халкым сиңа дигән очрашу оештырылачак, 4 мартта Волчья АМЙда Татарстан халыкларының милли ашлары турында сөйләячәкләр. 5 мартта Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда «Бияләй белән кулларга җылы» дип исемләнгән мастер-класс, икенче көнне исә «Безнең шәҗәрә» дигән очрашу узачак.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 7 мартта Тубылгы Тауда 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге кызлар арасында «Татар кызы - 2021» бәйгесе узачак.

«Тарих эзләреннән» балалар рәсеме конкурсы (РМЙ, 12 март), «Туган тел – 2021» акциясе һәм «Как славно ты звенишь, родной язык» (Яңа Иванаево АМЙ, 16 һәм 17 март, әңгәмә), «Дусларның мәдәни традицияләре һәм «Дөнья халыклары биюләре» диско-программасы (Архангел АМЙ, 17 һәм 20 март) үткәреләчәк.

Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее 18 мартта «Без яши торган авыл» дип исемләнгән әңгәмәгә чакыра. Икенче көнне Тубылгы Тауда клубка «Кичке уен» кичәсенә килүчеләр татар халык уеннарын искә төшерәчәкләр.

20 мартта «Олимп» УСЗда - хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль чемпионат, шул ук көнне яшь укучыларыбыз «Тере классика» республика конкурсының муниципаль этабында катнашачаклар һәм «Дуслык күпере» муниципаль проекты кысаларында узачак «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. «Нәүрүз»не 21 мартта Зирекле халкы театральләштерелгән тамаша белән билгеләп үтәчәк.

Моннан тыш, ай ахырында мәктәпләрдә 5-11 сыйныф укучылары арасында Туган тел көненә багышланган иҗади бәйге һәм Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узачак.

Чаралар айлыгын 30 мартта район мәдәният йортында узачак язгы ШТК (КВН) фестивале төгәлләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев