Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында туып-үскән ханым фронтовик-бабаларын искә ала

    Түбән Камада гомер итүче Любовь Казакова редакциягә үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында язган.

    «Сугыш - ул сөйләп бетергесез кайгыны, миллионлаган җимерелгән язмышларны һәм өметсезлекне үз эченә алган куркыныч нәрсә. «Сугыш» сүзен ишеткәндә, беренче булып - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы искә төшә. Бу коточкыч фаҗига бер гаиләне дә читләтеп узмаган шул. Ул минем зур гаиләмнең тарихында да үзенең кара эзен калдырган», - дип яза редакциягә кечкенә генә Келәнче (Клянчуха) авылында туып-үскән Любовь Казакова (кайчандыр безнең районда шундый авыл да булган).
    «Минем бабам - Пищальников Сергей Глебович 1915 елның 16 сентябрендә ТАССРның Яңа Чишмә районындагы Екатерина Бистәсендә туган. 
    Башлангыч белем алган - 4 сыйныфны бетергән. 1936 елда бригадирлар курсларын тәмамлаган, ә 1937 елның 10 октябрендә Чистай шәһәренең хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырылган. 1939 елның 20 ноябрендә склад начальнигы вазыйфасыннан азат ителеп, өлкән сержант званиесендә запаска чыгарылган.
    1941 елның июнендә фронтка киткән, беренче хезмәт итү урыны - 44 нче  аерым укчылар бригадасы (ОСБР), анда азык - төлек склады мөдире вазыйфасында хезмәт иткән, ә 1941 елның ноябреннән бабай Мәскәү өлкәсенең Кизиково РВКсы тарафыннан 62 укчылар дивизиясенә чакырылган. Озак еллар сугыш юлларында йөреп, бабай Берлинга кадәр барып җиткән. Ике тапкыр яраланган.
    Сергей Глебович бик җитди һәм җаваплы кеше булган, фронтта Коммунистлар партиясенә керергә кандидат була (партиягә  1946 елда кабул ителә).
    «Мәскәү оборонасы өчен» медале, 1944 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
    Көнчыгыш Пруссиядә һөҗүм сугышлары вакытында 1945 елның 22 гыйнварыннан алып 26 мартына кадәр Сергей Глебович дивизия частьләрен, шул исәптән передовойда булганнарын да, азык-төлек белән тәэмин итүдә үз батырлыгын күрсәткән. Артиллерия уты астында икмәкне безнең гаскәрләргә илткән. Аның тәвәккәл гамәлләре нәтиҗәсендә азык-төлек һәрвакыт вакытында китерелгән.
    Күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Фронтта шулай ук күп тапкырлар Югары баш командующий И.В. Сталин имзалаган грамоталар белән бүләкләнгән.
    Бабайның абыйсы - Николай Глебович та сугышта катнашкан. Кызганычка каршы, аңа сугыштан кайтырга насыйп булмаган. 1942 елда әсирлектән азат ителгәч, ул сугышчан хәрәкәтләрдә катнашуын дәвам иткән. «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүләкләү турындагы боерыктан өземтә:
    «Икенче укчылар ротасының атучысы, рядовой Николай Пищальников 1944 елның 4 июлендә дошманнар һөҗүм иткән вакытта рота командирлары биргән мәгълүматларны взвод командирларына төгәл тапшыра һәм шәхсән үзе дә өч немецны юк итә». Николай 1944 елның июлендә авыр яралардан һәлак булган, Молдавиядә җирләнгән.
    Сугыштан кайтканнан соң минем бабам Сергей Глебович Черемухово авыл Советы рәисе булып эшләгән. 1950 елның декабрендә Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылыннан депутат итеп сайланган. Хатыны Прасковья Михайловна белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, алар арасында әти дә бар (нәкъ менә аның Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата булган җылы мөнәсәбәте хакында, мин дә бу тема белән кызыксынам).
    1966 елның 8 июлендә Сергей Глебович ачыкланмаган шартларда фаҗигале төстә һәлак булган.
    Улларының балачак хатирәләреннән: «Әти сугыш турында бик аз сөйләде.  Без, балаларны, начар кичерешләрдән саклавы булгандыр, мөгаен. Ул бер эпизодны гына гел искә төшерде. Бервакыт Смоленскида әти утырган машина юлдан бомбежка астында барган һәм нәкъ менә машина үтеп киткән җиргә җимерелгән дивар килеп төшкән. «Ходай саклагандыр инде», - дип елмая иде ул. Берсендә «Әти, ә синең немецларны үтергәнең булдымы?», - дигән соравыма ул җавап бирмәде, ә озак кына карап торды да, «Алар да шул ук кешеләр бит», - дип бүлмәдән чыгып китте».

    Хәзер сугыш ветераннарының сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя, бабаларыбызның язмышы, батырлыклары, әлеге фаҗига һәм кешеләрнең анардан соң тыныч тормышка ничек җайлашулары турында нидер сөйли алган балалары да олыгая, бакыйлыкка күчә бара. 
    Шуңа күрә гаиләләрдә аларның истәлекләре, бүләкләре, фоторәсемнәре буыннан-буынга тапшырыла. 
    Сергей Глебович һәм аның абыйсы Николайдан тыш, гаиләмдә Казаков Семен (иремнең бабасы, Чистай районыннан), Голышев Иван (әнием ягыннан бабам, Яңа Иванаево авылыннан) сугышта катнашканнар. Семен Тимофеевич 1942 елда һәлак булган, ә Иван Ефимович шул ук елны хәбәрсез югалган.
    «Үлемсез полк» йөрешендә мин фронтовик-бабаларымның фотосурәтләрен һәрчак зур дулкынлану белән күтәреп барам. Ходай безгә киләчәктә дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын», -дим.
    Язманы  О. Иванова әзерләде.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: