Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар салынган

19 октябрьдә Яңа Чишмә муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы булып узган.

Утырышта физик затларга карата төзелгән административ хокук бозулар турындагы алты беркетмә каралган, шул исәптән район үзәгендәге өч кешегә - алар үзләренең йорт яны территориясен чүпләнгән хәлдә тотканнар. Шуларның икесенә кисәтү генә булган, чөнки территорияләрне  тиз арада җыештырганнар, ә бер кешегә 2 мең сум күләмендә штраф салынган. Архангел Бистәсендә яшәүче берәүгә берничә тапкыр төзекләндерү кагыйдәләрен бозганы (терлекләрен теләсә кая йөртү) өчен 4500 сум күләмендә штраф салынган. Шундый ук хокук бозу өчен Чуаш Чабаксары авылында яшәүчегә 2500 сум күләмендә штраф салынган. Агымдагы елның 9 аенда административ комиссиянең 4 утырышы үткәрелгән, анда хокук бозулар турында 23 беркетмә каралган. Аларның барысы да ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча (җирлек территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу). Алар арасында Зирекле АҖ халкына - 6 беркетмә, Яңа Чишмә АҖ - 5, Архангел АҖ - 4, Ленино һәм Шахмай АҖ - 3шәр, Буревестник һәм Чабаксар АҖдә - 1әр беркетмә төзелгән. Штрафларның гомуми суммасы - 34 мең сум. Административ комиссия түбәндәгеләр хакында кисәтә: Т Р КоА П н ы ң 3 . 6 маддәсе нигезендә җирлек территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу гражданнарга - 2 меңнән 3500 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 15тән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга - 200 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әлеге хокук бозулар ел дәвамында кабатланса, гражданнарга - 3500 сумнан башлап 5 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 30 меңнән 500 мең сумга кадәр; юридик затларга - 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин. Татьяна Васильева, район адмкомиссиясе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев