Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында - яңа җәмәгать судьясы

ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Яңа Чишмә районы буенча 1 нче суд участогында җәмәгать судьясы итеп КАМАЛИЕВ Илнар Фәнис улы сайланган.

И. Ф. Камалиев 1980 елның 26 августында ТРның Питрәч районында туган. Югары белемле, 2002 елда Россия ЭЭМнең Казан юридик институтын тәмамлаган.

Бу вазыйфага билгеләнгәнче Россия ЭЭМнең Биектау районы буенча бүлек начальнигы булып эшләгән.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

ТР буенча ЭЭМнең Мактаулы хезмәткәре.

Яңа Чишмә район суды һәм Яңа Чишмә районы буенча 1 нче суд участогы аппараты федераль судьялары җыелышында И. Ф.Камалиев тантаналы шартларда ант иткән.

Район суды рәисе Равил Закиров аны әлеге вазыйфага керешүе белән котлап, үз вазыйфаларын лаеклы һәм намус белән башкаруын теләгән һәм аңа Суд этикасы кодексын, шулай ук суд хакимияте символы буларак судьялар мантиясен тапшырган.

Илнар Камалиев ышаныч белдереп, яхшы кабул итүләре өчен барысына да рәхмәт җиткергән һәм кабул ителгән антны үтәргә вәгъдә биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев