Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында Якутиядән кунак каршы алганнар

Якутиядән килгән атлар үрчетүче Дугуйдан Винокуров (аңа 30 яшь) атларда бөтен ил аша узарга ниятли.

25 июньдә аны Яңа Чишмә районында каршы алдылар.

- Минем төп максатым - бөтен дөньяга якут атларының уникальлеген һәм чыдамлыгын күрсәтү, - ди Дугуйдан. - Мин Россиянең 12 төбәген уздым инде.

Безнең республика буенча ул 10 көн эчендә узарга һәм аннан соң Мәскәүгә барырга планлаштыра.

Шунысы игътибарга лаек, аның сәфәре Якутиядә Татарстан көннәре белән туры килде.

-Без тугандаш халык, - ди ул. - Һәм без моны Татарстанда тойдык, һәр районда безне кадерле кунаклар буларак каршы алалар, бүләкләр бирәләр һәм бәхетле юл телиләр.

- Без Якутиядән 2021 елның 5 мартында чыккан идек һәм менә без һаман юлда, - дип дәвам итә әңгәмәбезне Дугуйдан. - Юлда бернинди хәвеф-хәтәр дә булмады. Гадәттә, палаткаларда яки кунакханәләрдә кунабыз. Атлар өчен азык-төлек белән дә проблема юк. Көн саен 40-50 км юл үтәбез, атлар чыдам, мин үзем шундый ерак юлга чыгуны сайладым. Без нәселебез белән ат үрчетүчеләр, бабам һәм әтием дә ат үрчетүчеләр иде. Бүген минем 250 атым бар. Үземнең сәфәремне Якутск АССР төзелүнең 100 еллыгына багышлыйм, бер айдан соң Мәскәүдә булырга планлаштырабыз.

...Яңа Чишмә районында ат үрчетүчене һәм аны озатып йөрүчеләрне "Ак калфак" ансамблендә катнашучылар җырлар белән каршы алдылар һәм аларга татар милли ризыгы - чәк-чәк бүләк иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов безнең район турындагы истәлеккә сувенирлар бүләк иттеләр, мондый походларның халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуын билгеләп үттеләр һәм аларга хәерле юл теләделәр.

- Казанда миңа 10 яшьлек улым кушылачак һәм без бергә Мәскәүгә барачакбыз, - диде Дугуйдан Винокуров юлга кузгалганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев