Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында ярты ел эчендә кибетләрдән 24 литрга якын легаль булмаган хәмер тартып алынды

Агымдагы елның алты аенда районда алкоголь продукциясен сату 12 процентка кимегән.

Яңа Чишмә районында 16 оешма тарафыннан 40 сәүдә объектында: район үзәгендә – 12 коммерцияле оешма, авыл җирлекләрендә: Татпотребсоюз челтәренең ике сәүдә объекты һәм 26 коммерция оешмасы тарафыннан ваклап сатыла.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2021 елның 6 аенда алар 7,0 мең дал алкоголь саткан (2020 елда – 7,9 мең дал). Сату 12 % ка кимегән. Фирма челтәре буенча сату 6% ка артты-1,24 мең дал (2020 елда 1,16 мең дал). Коммерция структуралары тарафыннан 5,8 мең дал гамәлгә ашырылган (узган ел 6,8 мең дал) - 15% ка кимегән.

Кертелә торган алкоголь – сату-12% ка, читтән кертелә торган аракы-15% ка, ТРда җитештерелгән алкоголь һәм аракы-12 һәм 13 % ка кимегән. Җан башына да сату кимегән-5,6 литр (узган елның 6 ае белән чагыштырганда 90 %).

 

Быелның алты аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 13 тикшерү үткәргән, шул исәптән икесе Эчке эшләр бүлеге белән берлектә, 11 очракта 11 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аерым алганда: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә-3 факт; яраклылык вакыты чыккан очракта – 2 факт; алкогольле продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау – 4 очрак һәм өйдә эшләп чыгарылган спиртлы продукцияне сатуның 2 факты. 8 административ карар буенча штрафлар салынды (гомуми суммасы 114 мең сум), 2се буенча кисәтү чыгарылды. 6 ай эчендә 23,67 литр легаль булмаган хәмер (2020 елда 14,8 литр) ваклап сату әйләнешеннән алынды.

«Халык контроле»нә гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 8 мөрәҗәгать керде, 2 очрак расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев