Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында яшәүчеләргә суның бушлай түгеллеген аңларга вакыт

Агымдагы елда эссе һәм коры һава аркасында су куллану сизелерлек артты. Су алу җайланмаларында урнаштырылган гомуми исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча, су чыгымы ике тапкыр арткан.

Шул ук вакытта шәхси секторда су куллану өчен түләү 25% ка гына арткан.

- Бу исәпкә алу приборларыннан тыш куллану, ягъни, гади генә итеп әйткәндә, халык суны урлый дигән сүз, - ди «Яңа Чишмә ТКХ» МУП начальнигы Алексей Иванов.

Шуңа бәйле рәвештә ТКХ МУП контролерлары исәпләү приборлары күрсәткечләрен факттагы куллану белән чагыштыру өчен өйдән-өйгә йөреп чыгалар. Тикшерү барышында санагычлардан тыш тоташтыру, суүткәргечкә законсыз рәвештә тоташтыру яки башка хәйләләү очраклары ачыкланган.

Июнь-июль айларында районның кайбер торак пунктларында 700дән артык йорт хуҗалыгы тикшерелгән һәм 30га якын тупас бозу ачыкланган.

Черемухово Бистәсендә 4 хокук бозу очрагы ачыкланган. Пролетар урамында яшәүче ике кеше - гр. С. һәм З. бакчага санагычтан тыш су сибә, Зур Яшел урамында яшәүче гр. А. су өчен түләми, санагычны алыштырудан баш тарта, ә Октябрь урамында яшәүче бер хатын-кыз - гр. Д. ванна бүлмәсендә һәм бәдрәфтә санагычтан тыш судан файдалана.

 Шахмай авылында хокук бозулар бик күп. Сөембикә урамында яшәүче ике кешенең - гр. С. һәм Ш.ларның санагычлары эшләми һәм аларны алыштырмыйлар, Үзәк урамында яшәүче гр. Л.ның санагычы кире якка әйләнә, шул ук урам буенча ике хуҗа - гр. К. һәм А.лар мунчага суны санагычтан тыш керткәннәр (бу хәл бетерелгән) һәм су буенча бурычлары бар, Х.Хәйруллин урамында яшәүче ике кешенең (гр.Ш. һәм И.) бакчаларында да су санагыч аша үтми (бетерелгән), тагын берничә кеше, төп трасса бакча аша узганга, су өчен түләргә теләми.

Чаллы Башы авылында өч хокук бозу очрагы ачыкланган. Үзәк һәм 1 Май урамында яшәүче гр. В. һәм Г.ның санагычлары эшләмәгән, аларны алыштырганнар, ә 1 Май урамы буенча яшәүче тагын бер кеше- гр. В. бакчада суны санагычтан тыш керткән.

Яңа Чишмәдә Төзүчеләр урамы буенча яшәүче гр. Р.ның бакчада судан санагычтан тыш куллануы ачыкланган, Урман урамында яшәүче гр.П.ның санагычы юк (урнаштырганнар), Завод урамында яшәүче гр. А.ның санагычы эшләмәгән (алыштырылган), шул ук урамда яшәүче тагын бер кеше су өчен түләмәгән (килешү төзегәннәр һәм санагыч урнаштырганнар). Петропавел Бистәсендә Яр буе урамында яшәүче гр.М. һәм гр. М.ларның санагычлары эшләмәгән, шул ук урамның берсендә гр.С.ның санагычында магнит урнаштырылган (санагычны алыштырганнар), ә Ленин урамында яшәүче бер ханым (гр. Т.) су өчен түләмәгән (килешү төзелгән һәм санагыч куйганнар).

Ә менә Чуаш Чабаксарында Чапаев исемендәге йортларның берсендә контролерларга эт җибәргәннәр, хуҗа исә үзе - гр. И. даими рәвештә терлекләргә эчерү өчен 10 кубометрлы савытка су тутыра.

 -Без барлык кагыйдә бозучыларның фамилияләрен, аларның су өчен күпме бурычларын һәм аларга карата суд приставлары аша административ йогынты чаралары күреләчәген беләбез (ә бу бурычлылар өчен өстәмә чыгымнар – штрафлар, суд чыгымнары), ә түләмәүчеләрне суүткәргечтән өзеп торачакбыз, - дип билгеләп үтте Алексей Иванов.

Хөрмәтле район халкы! Суның бушлай түгеллеген аңларга вакыт, аны чыгаруга һәм сезнең өегезгә кадәр җибәрү өчен зур акчалар сарыф ителә. Ай саен без газ һәм электр өчен санагычлар буенча даими түлибез, суда да шул ук хәл булырга тиеш. Бер кубометр су бәясе - 25 сумнан аз гына артык һәм ай саен даими түләп барганда гаилә бюджеты әлләни зыян күрмәячәк. Безгә хезмәт күрсәтүче коммуналь-хуҗалык оешмалары хуҗалык-исәпле оешма, ягъни күпме акча җыелса, кирәкле эшләргә шулкадәрле акча сарыф итә алачаклар. Суүткәргечләрне ремонтлау, су агуларны һәм өзеклекләрне бетерү, краннарда даими рәвештә су булу һ. б. халыкның су өчен ни дәрәҗәдә түләвенә бәйле.

 Без район халкын, алга таба күңелсезлекләр булмасын өчен, коммуналь хезмәтләргә үз вакытында һәм тулы күләмдә түләргә чакырабыз.

 Бу көннәрдә контролерлар төркеме саны артты, район җитәкчелеге тарафыннан аларга автотранспорт бүлеп бирелгән һәм барлык торак пунктлар буенча даими тикшерүләр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев