Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында җыеннар үтте, түләүләр күләме билгеле

Районның барлык авыл җирлекләрендә (Гарь поселогыннан кала) үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннары узды

Җыеннарда халыкның 51-81%ы катнашкан, җыеннарга килгән сайлаучыларның 96,7%ы үзара салымны хуплаган.

Бөтен җирдә 2021 елда хәл ителергә тиешле бурычлар һәм үзара салым буенча түләүләр күләме билгеләнгән. 23 авыл җирлегендә ул бер кешедән 500әр сум, Яңа Чишмә АҖдә һәм Красный Октябрь АҖдә 300шәр сум, Н.П.Лебедкада – 400 сум, Благодаровка поселогында һәм Чаллы Башында – 1000әр сум. Гарь поселогында 5 декабрьдә җыен үтәчәк һәм ничәшәр сум җыячакларын халык үзе хәл итәчәк.

Үзара салым акчаларын март ахырына кадәр җыеп алырга кирәк, аннары республика дүрт тапкыр арттырылган субсидияләр өстәячәк һәм барлык акчалар җыеннарда кабул ителгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев