Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында үзара салым акчалары ничек үзләштерелә

2021 елга үзара салым акчаларына планлаштырылган эшләр барлык авыл җирлекләрендә дә бара.

27 июльгә җыелган 17,3 млн. сум акчадан (республика субсидиясе белән бергә) 2,9 млн. сумы башкарылган эшләр һәм хезмәтләр өчен күчерелгән. Торглар үткәрүгә дигән 7,2 млн. сум акча лимитларда тора, әлегә шул ук сумма билгеле бер эшләрне башкаруга кала. Иң зур сумма - 9,1 млн. сум - торак пунктларда юлларны, урамнарны төзүгә һәм реконструкцияләүгә планлаштырылган. Бу эш барлык җирлекләрдә дә узачак, ә Чертуш, Благодаровка, Андреевка, Тубылгы Тау, Ленино, Горшково авылларында һәм Архангел Бистәсендә ул инде төгәлләнгән. Зирекле һәм Әдәмсә авылларында әлеге төр эшләр әле дәвам итә. Су белән тәэмин итүгә хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт ясауга 2,2 млн. сум планлаштырылган. Петропавел Бистәсендә - 1 км-га якын, ә Новопоселенная Лебедкада - 100 метр озынлыктагы суүткәргеч алыштырылачак. Калган җирлекләрдә акча челтәрләрне ремонтлауга һәм операторларга хезмәт хакы түләүгә тотылачак. Үзара салым акчаларының калган өлешен күпер аша чыгу юлларын, чишмәләрне, зиратларны ремонтлауга, чапкычлар, спорт мәйданчыкларына җиһазлар сатып алуга ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев