Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының авыл җирлекләре Советларына өстәмә сайлау нәтиҗәләре

Хәбәр иткәнебезчә, 17-19 сентябрь көннәрендә Акъяр, Яңа Чишмә һәм Әдәмсә авыл җирлекләрендә Совет депутатларын өстәмә сайлау булды.

Барлык өч округта да өчәр кандидат тәкъдим ителгән иде. Яңа Чишмә районының территориаль сайлау комиссиясе авыл җирлекләре Советларына сайланган депутатлар турында хәбәр итә.
Акъяр АҖ
5 нче номерлы Нариман бер мандатлы сайлау округы буенча сайлауларда катнашкан 43 сайлаучының (гомуми санның 93,5%ы) 40гы (93%ы) Акъяр авылында яшәүче, 1959 елда туган, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясеннән (БСП) тәкъдим ителгән пенсионер ШӘМСЕТДИНОВ Минзаһир Минсәгыйр улы өчен үз тавышларын биргән.
Шулай итеп, М. М. Шәмсетдинов Акъяр АҖ Советы депутаты итеп сайланган.


Яңа Чишмә АҖ
2 нче номерлы Урман бер мандатлы сайлау округы буенча сайлауларда катнашкан 374 сайлаучының (гомуми санның 96,6%ы) 305е (81,5%), 1984 елда туган, Яңа Чишмә авылында яшәүче, «Бердәм Россия» БСП тарафыннан тәкъдим ителгән «Стрела-М» ҖЧҖнең 2 нче номерлы автоколонна начальнигы  булып эшләүче КОТОВ Андрей Егорович өчен тавыш биргән.
Шулай итеп, Котов А.Е. Яңа Чишмә АҖ Советы депутаты итеп сайланган.

Әдәмсә АҖ
7 нче номерлы Бакташ бер мандатлы сайлау округы буенча сайлауларда катнашкан 68 сайлаучының (гомуми санның 93,1%ы) 60ы (88,2%) «Бердәм Россия» БСПдән тәкъдим ителгән 1978 елда туган, Әдәмсә авылында яшәүче, почта элемтәсенең Әдәмсә бүлекчәсендә хат ташучы булып эшләүче ШИШКИНА Ләйсән Хәлиулла кызы өчен үз тавышларын  биргән.
Шулай итеп, Шишкина Л.Х. Әдәмсә АҖ Советы депутаты итеп сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев