Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының авыл яшьләре белән эшне көчәйтү бурычы куелган

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Нәзирә Кашапова 2020 елда яшьләр белән эшләү нәтиҗәләре турында сөйли.

Спорт мәктәбе, «Аҗаган», «Форпост»

- Районда физкультура һәм спорт белән 5834 кеше шөгыльләнә (50,1 %), 2019 елда -5607 кеше (44 %). Алар карамагында 110 спорт корылмасы: универсаль спорт мәйданчыклары, спорт заллары, хоккей тартмалары, бассейн, тир һ.б. бар. Спорт мәктәбендә 471 бала (йөзү, баскетбол, футбол, бокс, милли көрәш, бадминтон, хоккей, чаңгы ярышлары) шөгыльләнә. Мәктәп район үзәгендәге генә түгел, ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне өйрәтү белән дә мәшгуль. Тубылгы Тау, Шахмай, Әдәмсә һәм Ленино мәктәпләре базасында тренерлар 90 бала белән дәресләр үткәрә.

Тренерларның эше турында укучыларның казанышлары сөйли. 2020 елда алар төрле дәрәҗәдәге 29 ярышта (зона, республика) катнаштылар, анда 31 алтын, 13 көмеш һәм 44 бронза медаль яуладылар. Әлеге нәтиҗәлелек рейтингында беренче урында Л.Шабалин (бокс), икенчедә - С. Савельев (футбол) һәм А. Фокеев (бадминтон), өченчедә - С. Финагентов (йөзү).

Спорт учреждениеләренең ишекләре кичке вакытта да район яшьләре өчен (фитнес, пауэрлифтинг, волейбол, футбол) ачык. Өлкән яшьтәге кешеләр белән фитнес, скандинавча йөрү буенча дәресләр үткәрелә. Спорт комплексларында шөгыльләнүчеләр - «Татарстан чаңгы юлы», «Татарстан кроссы», «Көзге кросс», «Физкультурачылар көне» һ.б. массакүләм чараларда актив катнашучылар.

Яшәү урыны буенча кичке вакытта тренерлар эше нәтиҗәсендә район командасы «Сәламәтлек» спартакиадасында 8 нче урынны яулап, уңышлы чыгыш ясады (2019 елда - 24 нче урын). ГТО нормативларын тапшыру буенча - 5 урын (2019 елда - 9 урын). 2014 елдан башлап ГТОны барлыгы 3482 кеше тапшырды, шуларның 642се - аерым хөрмәтләү билгесенә.

Районда җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» мәктәп һәм яшьләр оешмалары үзәге, шулай ук «Аҗаган» яшьләр клубы эшли, анда 125 кешене үз эченә алган кул эшләре, аэробика, өстәл теннисы, пауэрлифтинг, пневматик винтовкадан ату, картинг буенча түгәрәкләр алып барыла.

Конкурслар һәм грантлар

Яшьләр бүлеге, мәгариф, мәдәният бүлекләре һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә, 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләрне район һәм республика күләмендәге төрле чараларга җәлеп итте. Көз көне Зирекле һәм Тубылгы Тау авыл җирлекләре командалары республика фестиваленең зона этабында чыгыш ясадылар.

Атап үтелгәннәрдән тыш, мәктәп волейбол лигасы, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спартакиада, яшьләр арасында футбол буенча чемпионат, оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында волейбол турнирлары, «Өченче яшь» пенсионерларының спартакиадасы булып үтте.

Август аенда районда эшләүче яшьләрнең «Яшьләр заманы» дип аталган форум оештырылды.

«Аҗаган» клубы тәрбияләнүчеләре  «Векториада 2020» Бөтенроссия дистанцион конкурсында ике номинациядә 1 урын һәм «Халкым чишмәсе» яшьләр конкурсында «Татар кызы» номинациясендә 2 урын яуладылар, Казанда Яшьләр активлары слетында катнаштылар. Укучылар үзләренең эшләрен Җиңүнең 75 еллыгына багышланган дистанцион патриотик конкурсларга һәм проектларга җибәрделәр.

Өч яшьләр проекты «Безнең Татарстан» яшьләр форумы кысаларында (Илфат Садыйков «Милли көрәш» проекты өчен), «Мөмкинлекләр территориясе» проекты (Румия Нуриева – фитнес өчен җиһазлар) һәм АМО конкурсында (Айгөл Вафина, «Тылсымлы пәрдә» фестивален үткәрү) 225 мең сумлык грантлар отты.

«АПК өлкәсендә һөнәре буенча иң яхшысы» район конкурсында 18-30 яшьлек комбайнчылар, комбайнчы ярдәмчеләре, сыер савучы хатын-кызлар һәм сыер савучы ир-атлар катнашты. Финалчылар быел июль аенда «Авыл яшьләре» дип аталган авыл уеннарында безнең район данын яклаячак.

Балаларның җәйге ялы һәм капиталь ремонт

«Факел» сәламәтләндерү лагерында 2 җәйге сменада 94 бала ял итте. Биш тапкыр ашату, ковидка каршы профилактика чараларын үтәп төрле эчтәлекле ял оештырылган иде. «Галактика балалары» һәм палаткалардан торган «Аҗаган» лагерьларында пандемия аркасында сменалар гамәлдән чыгарылды.

Республика программасы буенча «Жемчужина» бассейнында 3 млн.931 мең сумлык капиталь ремонт ясалды, универсаль спорт мәйданчыгы (3 млн. сум) һәм «Факел» лагерында ашханә (5 млн. сум) төзелде. 2021 елда республика тарафыннан ашханәне төзеп бетерүгә, яңа КПП һәм мунча-кер юу комплексы төзүгә 30 млн. сум бүлеп бирелгән.

Чираттагы планеркада район башлыгы Вячеслав Козлов авыл яшьләре белән эшне көчәйтергә, яшьләр бүлеге дә бу бурычны үтәргә омтылачак, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев