Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының Бакташ авылында яшәүчеләргә участок сайлау комиссиясе әгъзалары килгән

Анда тавыш бирү өчен махсус чатыр урнаштырылган.

2316нчы Әдәмсә сайлау участогына Әдәмсә һәм Бакташ авыллары керә, анда 496 сайлаучы теркәлгән, шул исәптән Бакташта - 21 сайлаучы.
Бакташ авылына участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлфия Котова, УСК әгъзалары Алия Нестерова, Лилия Таһирова һәм Әдәмсә АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдиновалар килгән.
Чатыр урнаштырылуга, бюллетеньнәр һәм шәхси санитар саклану чаралары әзер булуга, беренче сайлаучылар килгән.
- Элек без Әдәмсә авылына тавыш бирергә бара идек, ә хәзер (инде икенче ел рәттән) сайлау комиссиясе әгъзалары безгә  үзләре килә. Бу безнең өчен бик уңайлы, - диләр Бакташта беренче булып тавыш биргән Габидулла һәм Рәйхана Талиповлар.
-Без сайлауларга килеп, тыныч тормыш, үз киләчәгебез өчен тавыш бирүне үзебезнең гражданлык бурычы дип саныйбыз, - дигәннәр ирле-хатынлы Рафаэль һәм Мәдинә Нәбиуллиннар тавыш биргәннән соң. - Сайланган  депутатлар тырышлык һәм намус белән эшләсеннәр, илебез чәчәк атсын. Дәүләт Думасына сайланган депутатларның безнеке кебек кечкенә авыллар турында онытмауларын теләр идек.
- Бакташта, нигездә, пенсионерлар яши, әмма алар бик актив һәм үз авылларындагы проблемаларны хәл итәргә булышалар. Хәзергесе вакытта монда килә торган юл әйбәт - аны яңарттылар, мәчет төзелә. Алга таба да без яхшыга гына өметләнәбез, - диде авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова.
Тавыш бирү вакытында һәр сайлаучының температурасын үлчәгәннәр, һәрберсенә битлекләр, перчаткалар, ручкалар биргәннәр, алар кулларын антисептик белән эшкәрткәннәр.
Көндезге сәгать 12дә шушы  авылда яшәүче 19 сайлаучы тавыш биргән. РФ Дәүләт думасы депутатларыннан тыш, алар җирле үзидарә Советына да депутатлар сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X