Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының барлык социаль объектлары да Интернет челтәренә тоташтырылачак

Социаль объектларны төзү һәм аларны Интернетка тоташтыру эшләре федераль программа буенча бара.

Социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм аларны Интернет челтәренә тоташтыру буенча федераль проектны гамәлгә ашыру Россиядә инде өченче ел дәвам итә.
Яңа Чишмә районында да әлеге проект буенча зур күләмле эшләр башкарылган. Бу хакта без Яңа Чишмә РУЭС начальнигы Эльмир Мортазин белән әңгәмә кордык.
- Эльмир Эльмарович, әлеге программа турында тулырак сөйләгез әле.
- Бу бик кирәкле проект, бигрәк тә авыл җирлекләре өчен, чөнки ул бөтен торак пунктларда, шул исәптән кече авылларда да, бөтендөнья челтәре белән тотрыклы элемтә булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
2020 елда 20гә якын социаль объект Интернет челтәренә тоташтырылган инде, бу эш агымдагы елда да дәвам итә.
- 2021 елга планнар нинди?
- Быел 33 социаль учреждение шундый элемтә алачак. Бу - 14 ФАП, 4 мәдәният йорты һәм клуб (Акъяр, Акбүре, Чуаш Чабаксары һәм Андреевка), 6 китапханә (Ленино, Тубылгы Тау, Чертуш, Шахмай, Акбүре һәм Красный Октябрь), 6 АҖнең башкарма комитет биналары (Архангел һәм Петропавел Бистәләре, Чуаш Чабаксары, Шахмай, Акъяр, Ленино), алар арасында шулай ук Акбүре музее, Яңа Чишмә полициясенең терәк пункты һәм Зирекле авылының янгын часте дә бар.
Август башына 20 объектта эшләр тәмамланган һәм компетентлы комиссия тарафыннан рәсми кабул итүне көтә.
- Эшләр ничек бара соң, монда кемнәр мәшгуль?
- План һәм техник биремнәр алганнан соң, без коммуникацияләрне кабель сузуга әзерлибез, траншея казыйбыз һәм оптик-җепселле кабельне шушы траншеяга урнаштырабыз. Аннары ул бинага кертелеп, махсус җиһазлар ярдәмендә әзерләнә һәм кирәкле җайланмаларга тоташтырыла.
Эшләрне Чистайдан килгән хезмәттәшләр ярдәме белән җирле белгечләр башкара.
Шунысын әйтергә кирәк, безнең һәрбер хезмәткәребез уртак эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертте. Әйдәп баручы инженерлар: Олег Муратшин, Ленар Мусин, белгечләр: Алмаз Нургатин, Николай Поляков һәм Тимур Хөсәеновларның намуслы хезмәтен аерым билгеләп үтәсем килә.
Проектны финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан бара.
- Бу проект алдагы елларда дәвам итәрме?
- Әйе, әлеге программаны дәвам итү алдагы елларда да планлаштырыла. Ул үзен уңай яктан күрсәтте, авыл халкы өчен бик файдалы эш башкарыла. Хәтта кече торак пунктлар да тышкы дөнья белән тотрыклы элемтә алачак.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Сорауларны Азат Мусин бирде.

РУЭС белгечләре: Тимур Хөсәенов, Дмитрий Симонов, Николай Поляков, Алмаз Нургатин һәм Ленар Мусин (сулдан уңга). / Э. Мортазин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X