Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының чәчү алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды (фото)

Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының икенче атнасына йомгак ясады.

Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча икенче атна рәттән «Агро-Основа» ҖЧҖнән Илнар СӘХӘБИЕВ иң яхшы механизатор дип танылды. Ул «Туман» агрегатында атна эчендә 1464 гектарда тукландырган, ә чәчү башланганнан бирле – 3720 га.

Туңга сөрелгән җирләрне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда иң яхшы күрсәткечләр «Агро-Раздолье» ҖЧҖдән Владимир ГАРЕВ «Джон Дир» тракторында атна эчендә 840 гектар (барлыгы 2054 га) һәм «Закрома» ҖЧҖдән Алексей АНДРИЕВСКИЙ да. Ул МТЗ-1221 тракторында 452 гектарда тырмалаган (чәчү башланганнан бирле барлыгы 719 га).

Чәчүдә «Агро-Раздолье» ҖЧҖдән Ленар Латыйпов (ул «Claas-940» тракторында атна эчендә 1855 гектар чәчкән), «Закрома» ҖЧҖдән Сергей НАСЕЙКИН («Бюллер» тракторында атна эчендә 522 гектарда (барлыгы 634 га) һәм «Скоков Н.А.» КФХдан Сергей УШАКОВ (МТЗ-1221 тракторында 156 гектарда сабан культуралары чәчкән) иң яхшы механизаторлар дип танылдылар.

Бу атнада туңга сөрелгән җирләрне культивацияләү буенча да нәтиҗәләр ясалды. Атнаның иң яхшы механизаторы «Скоков Н.А.» КФХдан Павел ФЕЛЬ иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырдагы эш урынында чәчү алдынгылары белән очраштылар, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Леонид Богомолов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев