Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының чәчү алдынгыларына премияләр тапшырылган

Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының өченче атнасына йомгак ясаган.

Туңга сөрелгән җирләрне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда иң яхшы механизатор дип «Архангельское «КФХ» ҖЧҖеннән Михаил МЕЛЬНИКОВ танылган, ул чәчү башланганнан бирле 2000 гектар тырмалаган.

Атна йомгаклары буенча чәчүдә иң яхшы механизаторлар дип «Козлова М.И.» КФХдан Евгений ОСТОЛОПОВ (барлыгы 2300 гектар чәчкән), «Закрома» ҖЧҖдән Сергей НАСЕЙКИН (1100 гектар) һәм «Скоков Н.А.» КФХдан Петр ДОРОФЕЕВлар (383 гектар) табылган.

Бу атнада туңга сөрелгән җирләрне культивацияләүдә иң яхшы күрсәткечләр «Козлова М.И.» КФХдан Михаил Барсуковта (2300 гектар) һәм «Скоков Н.А.» КФХдан Илья Арсеньевта (263 гектар).

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырдагы эш урынында чәчү алдынгылары белән очрашканнар, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйткәннәр, кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев