Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының иң яхшы шәхси хуҗалыкларына бүләкләр тапшырылды

Иң күп сөт саткан шәхси хуҗалыкларны хөрмәтләделәр.

Район хакимиятендә АҖ башлыклары, сөт җыючылар һәм иң яхшы сөт тапшыручылар катнашында киңәшмә булып узды. Анда халыкның хезмәт активлыгы буенча гыйнвар аена йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үткәрде.
- Агымдагы елның гыйнварында халык тарафыннан сөт сату 427,4 тонна тәшкил итте, - дип билгеләп үтте ул. - Бу 2021 елның гыйнвар дәрәҗәсенә карата 50 тоннага кимрәк. Эшкәртү өчен 371 тонна продукция озатылган, сату 56 тонна тәшкил иткән.
2021 елның гыйнварында сөт җыючылар - Н.А. Таротина, И.И. Михайлов, И. А. Чебенев яхшы эшләгәннәр, калган эшмәкәрләрнең күрсәткечләре 2021 ел дәрәҗәсеннән кимрәк.
Агымдагы елның гыйнварында сөт җыючылар белән уртача исәп-хисап күләме 28,25 сум/кг тәшкил итте, бу 2021 елның гыйнвар ае дәрәҗәсенә карата 2 сум 59 тиенгә күбрәк. Иң зур бәя Җ. Ш. Сабировта - 30,73 сум/кг, аннан соң И.А. Чебенев (28,99 сум/кг), «Олы Тигәнәле» кооперативы (28,85 сум/кг), «Киселева Н. А.» КФХсы (28,75 сум/кг), Баулы сөт комбинаты (28,73 сум/кг), «Ситдыйков Р. Р.» КФХ (28,25 сум/кг).
Иң түбән бәяләр «Газизова Л. Р.» КФХда - 27,13 сум/кг, ИП А. Т. Шәйхетдиновта - 27,30 сум/кг, ИП В. Б. Горбуновта -  сөтнең килограммы - 27,45 сумнан сатыла.
2022 елның гыйнварында халык белән уртача исәп-хисап 26 сум 95 тиеннән (кг) ясалган. Иң зур бәяне (29,43 сум) - ИП Ж. Ш. Сабиров түли, икенче урында - ИП Чебенев И. А., өченчедә - «Олы Тигәнәле» кооперативы - 27,55 сум/кг.
Халык белән исәп-хисап ясауның иң түбәне - «Газизова Л. Р.» КФХда - 25,25 сум/кг һәм ИП В. Б. Горбуновта- 25,75 сум.
- Халыктан сөт җыйганда продукция сыйфатына аеруча игътибар итәргә кирәк, кызганычка каршы, намуссыз сөт тапшыручылар да очрый, - дип ассызыклады Надежда Попкова. 

Киңәшмәдә катнашкан район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов АҖ һәм ШЯХ башлыкларын терлекләр арасында йогышлы авырулар таралу куркынычы булганга күрә, терлекләрне һәм терлек азыгын, шулай ук бөртекне башка төбәкләрдән алып кайтмаска өндәде, 19 марттан Казанда язгы ярминкәләр башлануы турында мәгълүмат бирде һәм барысын да район үзәгендә 6 мартта узачак «Май чабу» бәйрәменә чакырды.
Аннары иң яхшы сөт тапшыручыларны бүләкләү тантанасы булды. Районда 20дән артык ШЯХ 2021 елда 1 млн. сумнан артык суммага сөт саткан һәм алар барысы да сөт җыючылардан бүләкләр алды.
«Олы Тигәнәле» кооперативы рәисе Фирзәр Әхмәтҗанов Әдәмсәдән Марат Гыйльманов һәм Хәмзә Гайнуллинны, Баулы сөт комбинаты вәкиле - Зирекле авылыннан Мәүлет Закиров һәм Тубылгы Таудан Илдар Газизовны, эшмәкәр Фидания Шәйхетдинова Акъярдан Фоат Госсаметдинов һәм Фәнис Минабетдиновны, шәхси эшмәкәр Иван Чебенов - Екатерина Бистәсеннән Павел Хорьковны, шәхси эшмәкәр Иван Михайлов Красный Октябрьдән Искәндәр Галимовны бүләкләделәр. КФХ башлыгы Нина Киселева Черемухово Бистәсеннән Василий Беспалов һәм Михаил Коноваловларга, шулай ук Яңа Иванаеводан Николай Карташовка, «Ситдыйков Р.Р.» КФХ башлыгы исә Чаллы Башыннан Нәкыйп Дәүләтшинга үз бүләкләрен тапшырдылар.
Сөт җыючылар үзләре дә бүләкләр белән билгеләп үтелде. Шахмай авылыннан Шәйхетдиновлар һәм Архангел Бистәсеннән Таротиннар гаиләләре инде 20 елга якын безнең КМС заводына җыелган продукцияләрен тапшыралар (бу чорда алар 50 мең тоннадан артык сөт җыйганнар). Заводның баш икътисадчысы Алевтина Стекольщикова аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, ә район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән матур китаплар бүләк ителде. Шундый бүләккә шәхси хуҗалыгыннан 58 тонна сөт саткан эшмәкәр Иван Михайлов та лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев