Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының ике яшь фермеры грантлар откан

Яңа Чишмә районының эш башлаучы ике яшь фермеры «Агростартап» программасы буенча грантлар откан.

Зирекледән Илфат Садыйков 3 млн. сум күләмендә грант откан һәм кимендә 50 баш МЭТ симертү белән шөгыльләнәчәк.
Ә менә Шахмай авылыннан яшь эшмәкәр Алсинә Сәлахова (фермер Илгиз Сәлаховның кызы) яшелчәчелек, төгәлрәге, 5 гектар мәйданда сарымсак үстерү белән шөгыльләнергә булган. Үз планнарын тормышка ашыру өчен ул 1,5 млн. сум күләмендә грант откан.
Яшь фермерларга уңышлар телибез. Исегезгә төшерәбез, «Агростартап» программасы буенча безнең районнан өч заявка бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев