Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районының хезмәт базарындагы хәл тотрыклы

    Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында үзәк начальнигы Резедә Хөснуллина сөйләде.

    2021 елда коронавирус китереп чыгарган эпидемиологик торыш тотрыксыз иде һәм бу тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә, шул исәптән хезмәт базарына да кагылды. Әмма 2022 ел башына хезмәт базарындагы хәл акрынлап тотрыклана бара. Эшсезләр саны 0,6 тапкыр кимегән һәм 30 кешене тәшкил итә.

     Пандемия чорында кертелгән финанс ярдәме эшсезләр санын киметкән.

    2021 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 529 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 352се үзләренә туры килә торган эш эзләүдә. 138 кеше эшкә урнаштырылган, шул исәптән 28 хатын-кыз, 3 инвалид, 6 - пенсия алды яшендәге, 44е - элек эшләмәүчеләр һәм 8е - озак вакыт эшләмәүче кеше. Эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең төп составы үз теләге белән эштән китүчеләр яки штат кыскару белән бәйле.

    2021 елда федераль бюджеттан социаль түләүләрнең гомуми суммасы 3 млн. сумга якын тәшкил иткән. Шул исәптән:

    - эшсезлек буенча пособие - 2,6 млн. сум;

    - вакытлыча эшкә урнашу чорында матди ярдәм - 100 мең сум;

    - гражданнар һөнәри әзерлек үткән чорда стипендия - 150 мең сум.

    15 эшсез гражданга сакчы һәм котельный операторы һөнәре буенча укулар үткәрелгән. Укудан соң алар барысы да эшкә урнаштырылган.

    Квалификацияле кадрлар кытлыгын хәл итү юлларының берсе - «Россиядә эш» порталындагы «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында эшсезләр арасыннан һөнәри әзерләүне оештыру. Программа 2024 елга кадәр исәпләнгән, агымдагы елга кимендә 19 кешене укытырга кирәк.

    Район эш бирүчеләре Мәшгульлек үзәгенә 382 вакансия турында хәбәр иткән. Вакансияләр буенча уртача хезмәт хакы - 21428 сум.

    Төрле эшләр башкаручы, механизатор, табиблар, фельдшерлар, пешекчеләр, сатучылар, бюджет учреждениеләре белгечләренә ихтыяҗ аеруча зур.

    Ел дәвамында өч вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән, 12 оешма һәм 32 кеше катнашкан.

    Шәхси эшмәкәр сыйфатында бер кеше теркәлгән, ул үз эшен ачкан, Мәшгульлек үзәгеннән 145 мең сумлык финанс ярдәме алган.

    Безнең районда эшкә яраклы 323 инвалид, шул исәптән 231е - эшләми. Агымдагы елда 39 кешене эшкә урнаштырырга кирәк.

    2022 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, шулай ук хезмәткәрләр саны 25 кешедән артып киткән эш бирүчеләр ай саен халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформада, вакансияләр турында мәгълүмат урнаштырырга бурычлы.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: