Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (АТК) чираттагы утырышында комиссиянең 2020 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Район Советы Аппараты җитәкчесе комиссия әгъзаларын районның АТК эшен өйрәнү нәтиҗәләре буенча терроризм һәм экстремизмны профилактикалаудагы нәтиҗәләр белән таныштырды. Нәтиҗәләр, нигездә, уңай.

Комиссия секретаре Ольга Зевакина республикада АТК эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Безнең Яңа Чишмә районы аналитик белешмәдә проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм эштәге җитешсезлекләрне бетерү буенча күрелгән чараларның конкрет нәтиҗәләре буенча уңай яктан билгеләп үтелә. Шулай ук кинотеатрда фильмнар сеансы алдыннан киножурналларны атна саен күрсәтү, шулай ук уку-укыту күнегүләре үткәрү кебек пропаганда эше формасы билгеләнде.

Шул ук вакытта кайбер кисәтүләр дә бар. Аерым алганда, кайбер объектларны (безнең районда - кунакханәләр) паспортлаштыру эшен төгәлләү таләп ителә, шулай ук яшүсмерләр арасында профилактик эшне яхшыртырга кирәк.

Агымдагы елда террорчылыкны профилактикалау буенча хакимият органнары эшчәнлеген мәгълүмати яктан тәэмин итүне активлаштырырга, барыннан да элек «Интернет» челтәрендә, объектларның һәм кешеләр күпләп була торган урыннарның террорчылыкка каршы якланганлык дәрәҗәсен арттырырга кирәк һ.б.

Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, «Май чабу» көненә багышланган мәдәни, бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында район территориясендә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау чаралары турында Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Григорий Шишкин һәм районара ОНД начальнигы Рафаэль Гиннатулловлар сөйләде.

Комиссия әгъзалары шулай ук Чабаксар АҖ башлыгы Сергей Моляковның терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегенең торышы турындагы мәгълүматын тыңладылар.

Утырыш ахырында Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеменең яңа составы расланды. Төркемнең җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев