Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ике машинага арест салганнар

Әгәр дә административ штраф законнарда билгеләнгән вакыт эчендә (РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә) түләнми икән, бу түләнмәгән административ штраф суммасынннан икеләтә күләмдә штраф салынуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителүгә китерә.

Татарстан Республикасында РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше буенча эшчәнлек
2022 елда суд органнарына РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше буенча 10 608 материал җибәрелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча:
- 520 хокук бозучы адм. кулга алынган; 
-5161 кеше түләнмәгән штрафны икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр ителгән;
-174 хокук бозучы мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.
340-ФЗ номерлы «Башкарма производство турындагы «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» дип исемләнгән  Федераль закон нигезендә (28.11.2015 ел), әгәр дә башкарма документ (башкарма документлар) буенча бурыч суммасы 10 000 мең сумнан артып китә икән, бу бурычлы кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы чикләнергә мөмкин, дигән сүз. 
ЮХИДИ хезмәткәрләре ФСП хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә Татарстанда 4 ай эчендә 179 транспорт чарасына арест салганнар.
Бурычлы кешенең  транспорт чарасы белән идарә итү махсус хокукыннан файдалануга билгеләнгән вакытлыча чикләүне бозуы өчен РФ КоАПның 17.17. ст. буенча 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү яки махсус хокуктан 1 елга  мәхрүм итү рәвешендә административ җаваплылык каралган.
2022 елда Татарстан Республикасында 98 административ материал ачылган, шуларның 9зы буенча махсус хокуктан мәхрүм итү турындагы карар кабул ителгән (2021 елда транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 50 кеше мәхрүм ителгән). 
- 2022 елның 4 аенда Яңа Чишмә районында ЮХИДИ бүлек хезмәткәрләре тарафыннан суд органнарына РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше буенча 28 материал җибәрелгән, - дип хәбәр итте безгә ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.   
Бу материаллар буенча 13 закон бозучы түләнмәгән штрафны икеләтә күләмдә түләүгә тартылган, икесе мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, калган материаллар карау стадиясендә.
2022 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре ФСП хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә ике машинага арест салганнар.
- Әлеге очракларда шулай ук 2 административ эш кузгатылды һәм алар буенча транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карар кабул ителде, - дип билгеләп үтте Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев