Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының Зирекле авылы музее сугыш елларында хәбәрсез югалган һәм һәлак булган якташларын эзли

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының Зирекле (Ерыклы) авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее тарихи - туган якны өйрәнү һәм эзләнү эшчәнлеген актив алып бара.

Бу эштә музей коллективы галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре һәм эзтабарлар белән актив хезмәттәшлек итә. Коллективта «Хәрби Дан Клубы» дип исемләнгән патриотик тәрбия һәм эзләнү эшенә ярдәм итү Ассоциациясе рәисе, РФ АВИН әгъза-корреспонденты, туган якны өйрәнүче Михаил Валерьевич Черепанов белән аерым мөнәсәбәтләр урнашты.

Патриот - шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан Зирекле музее коллективы М.В. Черепановка һәм аның хезмәттәшләренә рәхмәт белдереп хат юллады.

Безнең музей Михаил Черепанов белән күптәннән (Татарстан Республикасында «Хәтер» китаплары чыгарыла башлаган вакытлардан бирле) хезмәттәшлек итә һәм дустанә мөнәсәбәттә.

Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган әлеге сериянең 18 нче томын без 1996 елда зур дулкынлану белән алган идек. Анда Түбән Кама районының 4 885 һәм Яңа Чишмә районының 4 608 кешенең исемнәре күрсәтелгән иде. Һәлак булганнарның  документаль рәвештә билгеләнгән фамилияләрен, үлгән һәм җирләнгән урыннарын, хәбәрсез югалган кешеләрнең исем-фамилияләрен беренче тапкыр без шул китаптан күреп белдек.

Һәм без үзебез дә авылдашларыбызны, якташларыбызны, үз эшенә нык бирелгән энтузиаст - эзләнүче Михаил Валерьевич Черепанов ярдәме белән эзләдек.

Мидхәт Газыймов һәм Михаил Черепанов авторлыгында 2012 елда нәшер ителгән «Вернуть долг Памяти» китабы ике музейның ( безнең һәм ул вакытта М.Черепанов җитәкләгән Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей - мемориалының) уртак эше булды.

Нәтиҗәдә Яңа Чишмә районы буенча һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар саны 6 258гә җитте (4 608 иде), ягъни 1650 кешегә артты, ә Ямаш районы буенча (ул 1944 елның февралендә оешкан) - 783 кеше. Әлеге китаптагы исемлек 2011 елның 1 октябренә төзелгән ( Яңа Чишмә һәм Ямаш районнары авыл советлары һәм торак пунктлары буенча).

 Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан безнең музей Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм һәлак булган якташларыбызның хәрби бүләкләре белән кызыксынды. Янә Михаил Валерьевичка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Ул чакта без  «ОБД Мемориал», «Халык батырлыгы» («Подвиг народа») һ.б. сайтлар белән эш итә белми идек әле.

Ул безгә Яңа Чишмә РВКдан мобилизацияләнгән 1499 һәм Кзыл - Армия РВКдан - 689 кешенең (мондый район 1935-1956 елларда булган, соңрак бер өлеше Яңа Чишмә районы составына кергән, икенчесе Чистай районына күчкән) бүләкләү кәгазьләрен җибәрде.

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан (ягъни 2020 елның февралендә) безнең үтенеч белән М.В. Черепанов  5737 кешенең исем-фамилиясеннән торган яңа исемлек җибәрде, бу - ике район буенча һәлак булган кешеләр исемнәре. Без аны 1996 елда басылып чыккан «Хәтер» китабы һәм 2012 елда чыккан «Вернуть долг Памяти» китабы мәгълүматлары белән чагыштырдык.  Яңа Чишмә, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарының авыл җирлекләреннән алынган (алар Яңа Чишмә һәм Ямаш районары составына керә иде) мәгълүматларны (1564) төзәтмәләр кертү өчен  Михаил Черепановка җибәрдек.

Уртак хезмәтебез район буенча тагын 308 һәлак булган кешеләрнең исемнәрен эзләп табарга мөмкинлек бирде.

Кулларыбызда шундый зур фактик материал булганда, без   автордашыбызга «Вернуть долг Памяти» китабының өстәмә, төзәтелгән басмасын әзерләргә тәкъдим иттек, чөнки китапның чыгуына 10 ел вакыт узды. Өстәвенә, хәзерге вакытта Михаил Валерьевич һәм аның эшче төркеме ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча хәбәрсез югалган татарстанлыларны эзләү белән мәшгуль. 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап  без аннан элек хәбәрсез югалган дип саналган 328 яңачишмәлеләрнең исемнәрен һәм алар турында тулы мәгълүматлар алдык. Ә Ямаш районы буенча аның яңа исемлекләрендә 1415 кеше иде, ул мәгълүматларны «Вернуть долг Памяти» китабына кертеп барабыз һәм кертәчәкбез (исемлекләр 2020 елның 14 һәм 17 апрелендә җибәрелде).

Хәбәрсез югалган якташларыбызны - яңачишмәлеләрне һәм ямашлыларны эзләүдә «Мы шли на помощь тебе, блокадный Ленинград» дигән Хәтер

китабы (2020 ел) зур ярдәм итте. Анда күрсәтелгән 18 467 исемнән без 366 яңачишмәлеләр һәм ямашлылар исемен язып алдык.

Болар барысы да - Михаил Валерьевичның һәм аның эшче төркеменең гаять зур һәм риясыз эзләнү хезмәте. Мондый көн саен эшләнә торган эшне (беренче карашка вак-төяк кебек күренсә дә) барысы да булдыра алмый шул.  Монда «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» дигән изге  девиз көч бирә торгандыр.

Зур хөрмәт белән, Зирекле музее хезмәткәрләре:

Мидхәт Газыймов, 1992 - 2017 елларда музей директоры

Лидия Лотфуллина, 2017 - 2021 елларда музей директоры

Фәйрүзә Шакирова, музейның фәнни хезмәткәре - 2019 елдан

Гөлфия Газизова, музей хезмәткәре - 2016 елдан

15 февраль 2021 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев