Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

    Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

    2022 елның 23 мартында көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Зирекле авылында яшәүче 61 яшьлек гр. Р. үз авылының 1 Май урамында «Лада-Калина» а/м белән исерек хәлдә идарә иткән.
    «Юпитер» алкотекторында тикшерү аның исерек булуын күрсәткән. Хокук бозучы тикшерү нәтиҗәләре белән килешкән, эшне карауга килмәгән.
     Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. Р. РФ КоАПның 12.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән, 30 мең сум күләмендә штраф салынган.
    Карар 2022 елның 6 маенда үз көченә кергән.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: