Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә РҮХдә «Ак халатлы фәрештәләр» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара булып узды

Район мәктәпләренең 14 чыгарылыш сыйныф укучысы үз тормышларын медик һөнәре белән бәйләргә тели.

6 февральдә Яңа Чишмә РҮХдә баш табиб вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская, РҮХнең баш шәфкать туташы Анастасия Роменская һәм медицина белем бирү оешмаларында укучы студентлар 2021 елда район мәктәпләрен тәмамлаучылар белән очраштылар.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча чара фикердәшләрнең дустанә очрашуы формасында узды.

Яңа Чишмә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә вакансияләр һәм авылга кадрлар җәлеп итү өчен гамәлдәге программалар турында Наталья Роменская сөйләде.

 Медицина колледжының беренче курс студенты Татьяна Трунова әлеге колледж турында сөйләп үтте.

КДМУны уңышлы тәмамлаган, хәзер баш шәфкать туташы вазыйфаларын башкаручы Анастасия Роменская Ижау медицина институты турында презентация күрсәтте һәм Казан ДМУ турында да сөйләде.  Дәрәҗәле университетны тәмамлаган Анастасия студент елларында белем алуларын, иҗтимагый тормыш һәм башка кызыклы мизгелләрне искә алды. «Иң мөһиме, җиңел тормыш көтмәскә. Уку - кызык,тик җиңел түгел!», - диде Анастасия.

– Тормышларын медицина хезмәткәре һөнәре белән бәйләргә теләгән 14 чыгарылыш сыйныф укучысының дүртесе югары медицина учреждениеләренә, ә унысы медицина көллиятләренә укырга керергә тели. Барыгызның да укырга керүен, яхшы белем алуын телибез һәм без сезне үзебезнең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дипломлы табиблар һәм шәфкать туташлары сыйфатында көтеп калабыз, - диде Наталья Роменская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X