Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә РҮХдә ел йомгаклары буенча иң яхшы дип танылган хезмәткәрләрне бүләкләделәр (Фоторепортаж)

Тантаналы чара пәнҗешәмбе көнне, 16 июньдә узды.

Яңа Чишмә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьевлар килгән иде, тантананы поликлиника мөдире, РҮХ баш табибы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алена Попкова ачып җибәрде.
Әлеге чарада нигезле сәбәпләр аркасында РҮХнең баш табибы Наталья Роменская катнаша алмады, ләкин аның исеменә булган Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән Рәхмәт хатын хезмәттәшләре алкышлап кабул иттеләр (хатны бәйрәм программасын алып баручы укыды). 
Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр:
 Любовь АБРАМОВА - бухгалтер, 
Татьяна КОКИНА - шәфкать туташы, 
Наилә ЗАРИПОВА - Акбүре ФАП мөдире (аңа шулай ук «Иң яхшы акушерка-2022» номинациясендә район башлыгы грантын да тапшырдылар)


Сәламәтлек саклау системасында нәтиҗәле хезмәтләре өчен түбәндәгеләргә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде, шулай ук район башлыгы грантлары тапшырылды:
Алена ПОПКОВА - участок табиб - терапевты («Беренчел звеноның иң яхшы табибы - 2022» номинациясендә) һәм баш шәфкать туташы Анастасия САВЕЛЬЕВА - баш шәфкать туташы («Стационарның иң яхшы шәфкать туташы - 2022» номинациясендә);

Шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелүче хезмәткәрләр: 
шәфкать туташы - Ольга ЗАСАДИХИНА,
 акушерка - Наталья МИХЕЕВА һәм шәфкать туташы - Наталья КОЗЛОВА


Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яңа Чишмә район башлыгының Мактау грамотасы белән Светлана ЕЛЕСИНА бүләкләнде. Ул шулай ук «Поликлиниканың иң яхшы шәфкать туташы - 2022» номинациясендә район башлыгы грантына ия булды.
1
Район башкарма комитетының Рәхмәт хаты, шулай ук «Поликлиниканың иң яхшы шәфкать туташы - 2022» номинациясендә Гөлгенә СӘЛИМХАНОВА район башлыгы гранты  белән бүләкләнде.
1
Сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Яңа Чишмә РҮХнең Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр:
Н. П. Лебедка ФАП мөдире Любовь МИХАЙЛОВА,
Петропавел ФАП мөдире Вера МАРКОВА,
план-икътисад бүлеге начальнигы Татьяна МИХЕЕВА,
терапия бүлеге буфетчигы Ирина МИЛЮТИНА,
Зирекле хастаханәсе санитаркасы Фәйрүзә ЗАРИПОВА (бу чарада нигезле сәбәп аркасында катнаша алмады)


Лаеклы бүләкләр тапшыру мизгеле хезмәттәшләренең һәм бәйрәм кунакларының көчле алкышлары астында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев