Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә РМЙ хезмәткәрләре Холокост корбаннары истәлегенә багышланган чара үткәргәннәр

2022 елның 27 гыйнварында Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итүләренә 77 ел тула. Әлеге көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән.

Холокост сүзен ишетүгә күз алдына газ камералары, балаларны, хатын-кызларны, картларны яндыра торган мичләр килеп баса... Алар миллионлаган гаепсез кешеләрне юк итү символлары.

РМЙ хезмәткәрләре Яңа Чишмә гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Холокост корбаннары истәлегенә багышланган батырлык сәгате үткәргәннәр.

Батырлык сәгатендә тематик презентация күрсәтелгән, аның ярдәмендә укучылар Освенцим, Бухенвальд, Хелмно, Майданек һәм башка үлем лагерьларында балалар һәм өлкәннәрнең нинди куркынычлар аша үткәннәрен күрә алганнар, шулай ук «Хәтер шәме» акциясе дә узган.

Соңыннан балаларга «Собибор» фильмын күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев