Яңа Чишмә РМЙда бәйрәм концерты булып узган (фоторепортаж)
Чара җирле үзидарә хезмәткәрләренә һәм ветераннарына багышланган.
Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чакырылган кунакларны аларның һөнәри бәйрәме - Җирле үзидарә көне белән котлаган:
«Коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Халыкка хезмәт итү - ул зур җаваплылык. Чөнки иртәгәсе көндә халыкның тормышы нинди булуы муниципаль хезмәткәрләр, төрле дәрәҗәдәге депутатлар эшенә бәйле.
Безнең районда яшәүче һәр кешенең тормышы барлык өлкәләрдә дә лаеклы булсын өчен, сез көн саен күп мәсьәләләрне хәл итәсез. Әшегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, планнарыгыз тормышка ашсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!»
Котлауларга, бәйрәмне матур чыгышлары белән бизәп, район мәдәният йортының, авыл мәдәният йортларының профессиональ артистлары, ветераннар ансамбле, балалар иҗат коллективлары да кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев