Яңа Чишмә РМЙда үзешчән халык иҗаты «Соцветие народов» - «Халыклар дуслыгы» фестивале булып үтте

Шушы бәйрәмнән районда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган айлык старт алды.
22 гыйнварда район мәдәният йортында үзешчән халык иҗаты «Соцветие народов» - «Халыклар дуслыгы» фестиваленә РМЙ, авыл мәдәният йортлары һәм балалар сәнгать мәктәбенең балалар һәм өлкәннәр музыка коллективлары җыелды.
Фойеда фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган чуаш, татар, рус, үзбәк һ.б. халык костюмнары һәм туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы символикасы төшерелгән Балалар иҗаты үзәге эшләнмәләреннән күргәзмә каршы алды. Фестивальдә катнашучылар милли киемнәрдә ел эмблемасы фонында фотога төште. Татарстанда яшәүче халыкларның дуслыгын алар тамашачылар залына керү юлындагы символик «Дуслык агачы»ндагы төрле төстәге тасмалар бәйләп беркеттеләр. Тасмалар салават күперенең барлык төсләре белән ясалган – алсу, сары, яшел, зәңгәр, кызгылт-сары.
Фестивальне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Еронтьев: «Безнең республика күп милләтле, анда 140 тан артык милләт яши, безнең районда гына да – 18. Һәм һәр халык үз телендә сөйләшергә, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне сакларга, ата-бабаларыбызны искә алырга хокуклы. Һәр тел һәм мәдәният бай һәм уникаль, без аларга хөрмәт белән карарга тиеш. Без салават күперендәге төсләр кебек, бердәм булып яшәргә, сөенергә тиеш. Бары тик бергә булганда гына без күпмилләтле уртак йортыбызда мөнәсәбәтләр матурлыгын һәм тынычлыкны булдыра алабыз», - диде.
Фестивальдә катнашучылар җыр-биюләрдә Татарстан Республикасында элек-электән яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен, аларның үзенчәлеген күрсәттеләр. Фестивальдә татар, чуаш, керәшен, рус, үзбәк, әрмән, казак халыклары мәдәнияте тәкъдим ителде.
«Зажигай», «Ак калфак», «Илем», «Архангел чибәре», «Шешминские зори» вокаль ансамбльләре, «Шешминка», «Родничок», «Армения» балалар хореография ансамбльләре, «Задоринка» балалар халык уен кораллары ансамбле, Илназ Шәйхетдинов, биюче Дилә Минабетдиновалар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Зур экрандагы фоторәсемнәр фестивальдә катнашучы һәр кеше һәм халык мәдәнияте белән таныштырды.
Музыкаль жанрларның, милли костюмнарның төрле төсләргә ия булуы бәйрәм атмосферасы тудырды, халыклар арасындагы дуслыкны күрсәтте.
Концертның төп тамашачылары мәктәп укучылары иде. Фестиваль азагында алып баручылар алардан: «Татарстанның барлык халыкларын нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз?» дип сорагач, җавап та үзеннән-үзе әйтелде - бу гореф-гадәтләрдәге охшашлык. Фестивальнең соңгы аккорды булып республика гимны яңгырады – тамашачылар аны басып тыңладылар.
Чараны алып баручылар балаларга бер-берсе белән кулга-кул тотынырга куштылар. «Бу – халыклар бердәмлеге һәм дуслык символы булачак» һәм тамашачыларга: «дусларыгызның, якыннарыгызның җылы елмаюлары сезнең күңелләрегезне җылытсын һәм дусларыгыз күп булсын!», - диделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 11:24Редакциягә «Кайгырту» ХСХКҮнән социаль хезмәт алучы өлкәннәрдән хат килде Нигәдер, социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул үз карамагындагылар өчен барлык эшләрне дә эшли.3600
-
5 март 2021 - 10:12Яңа Чишмә районында шахмат зоналары ачыла Шахмат зоналарын ачу атна саен планлаштырыла.3500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5700
-
4 март 2021 - 12:064 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 184 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.3600
-
4 март 2021 - 11:50Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.3600
-
4 март 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:3800
-
4 март 2021 - 09:44ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган 3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.4400
-
4 март 2021 - 08:543 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды 2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.4500
-
3 март 2021 - 13:113 мартка Татарстанда COVID-19ның 18131 очрагы теркәлгән Татарстанда 3 мартка COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.5700
-
3 март 2021 - 13:09Яңа Чишмә районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: март чаралары 1 мартта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды һәм «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән муниципаль конкурс башланды.5200
-
3 март 2021 - 10:53Бүген, 3 мартта, Яңа Чишмәдә «Тонировка» рейды уза Татарстан Республикасы территориясендә профилактик чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе бердәм «Тонировка» рейдлары үткәрә.5900
-
3 март 2021 - 09:52Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында ашлама запасы шактый тулыланган Соңгы атнада районның авыл хуҗалыгы оешмалары минераль ашламалар запасын шактый тулыландырган.5400
-
3 март 2021 - 09:42Яңа Чишмә районында вакцинация дәвам итә Яңа Чишмә районында халыкны коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә.5400
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
5 март 2021 - 10:428 Март алдыннан Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә бәйрәм чарасы булып узган (ФОТОРЕПОРТАЖ)Бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәрен, гаилә юбилярларын, ялгыз бала үстергән тол калган хатын-кызларны хөрмәтләгәннәр.3800
-
3 март 2021 - 10:53Бүген, 3 мартта, Яңа Чишмәдә «Тонировка» рейды уза Татарстан Республикасы территориясендә профилактик чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе бердәм «Тонировка» рейдлары үткәрә.5900
-
3 март 2021 - 09:07«Татэнергосбыт» АҖнең Яңа Чишмә офисы - өченче урында «Татэнергосбыт» АҖ 2020 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә җәмгыятьнең иң яхшы офисларын бүләкләгән.5800
-
3 март 2021 - 13:113 мартка Татарстанда COVID-19ның 18131 очрагы теркәлгән Татарстанда 3 мартка COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.5700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.5700
-
3 март 2021 - 09:38Яңа Чишмә районында һәркөнне 1,7 млн. сумлык сөт сатыла Районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан югары майлылыкны исәпкә алып (3,8%) көн саен 66,5 тонна сөт сатыла, зачет авырлыгында 74,5 тоннага җитә.5600
-
3 март 2021 - 09:42Яңа Чишмә районында вакцинация дәвам итә Яңа Чишмә районында халыкны коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә.5400
-
3 март 2021 - 09:52Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында ашлама запасы шактый тулыланган Соңгы атнада районның авыл хуҗалыгы оешмалары минераль ашламалар запасын шактый тулыландырган.5400
-
3 март 2021 - 13:01Чуаш Чабаксары авылыннан герой-ана бүген туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә Торган урының тар булса да, күңелең киң булсын: күп балалы гаиләдә үскәннәр бала чакларын шулай искә алалар.5400
-
3 март 2021 - 13:09Яңа Чишмә районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: март чаралары 1 мартта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды һәм «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән муниципаль конкурс башланды.5200
-
4 март 2021 - 08:543 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды 2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.4500
-
4 март 2021 - 09:44ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган 3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.4400
-
4 март 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:3800
-
5 март 2021 - 10:428 Март алдыннан Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә бәйрәм чарасы булып узган (ФОТОРЕПОРТАЖ) Бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәрен, гаилә юбилярларын, ялгыз бала үстергән тол калган хатын-кызларны хөрмәтләгәннәр.3800
-
4 март 2021 - 11:50Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.3600
-
4 март 2021 - 12:064 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 184 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.3600
-
5 март 2021 - 11:24Редакциягә «Кайгырту» ХСХКҮнән социаль хезмәт алучы өлкәннәрдән хат килде Нигәдер, социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул үз карамагындагылар өчен барлык эшләрне дә эшли.3600
-
5 март 2021 - 10:12Яңа Чишмә районында шахмат зоналары ачыла Шахмат зоналарын ачу атна саен планлаштырыла.3500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика