Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә яшьләренең «Милли көрәш» проекты «Безнең Татарстан» форумы грантын откан

1 һәм 2 декабрьдә Казанның IT-паркында «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» дигән темага семинар узган

1 декабрьдә анда Яңа Чишмә район Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Илфат Садыйков катнашкан.

Форумның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, ТР Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов һәм чит ил кунаклары бар иде.

«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» проекты март аенда ук старт алган. Яңа сезонда иң яхшы проектлар 300 мең сумга кадәр грант ярдәме алачак.

Анда 14-30 яшьләрдәге барлык теләүчеләр катнаша алган. Форум анда катнашучылар үзләре һәм үз проектлары турында бөтен республикага белдерү һәм ТР Хөкүмәте, шулай ук потенциаль инвесторлардан ярдәм алу максатыннан үткәрелә.

1-2 декабрьдә яшьләр форумы кысаларында Илфат Садыйков «Аҗаган» яшьләр клубы белгече Румия Нуриева белән берлектә «Милли көрәш» проектын тәкъдим иткәннәр. Үз проекты турында Илфат, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка @rusminnikhanov сөйләгән һәм милли көрәшнең нигезен тәкъдир иткән.

Проект - җиңүче булган, Илфатка аны үстерү өчен грант тапшырылган. Илфат белән Румияне җиңүләре белән котлыйбыз һәм бу җиңү аларны яңа проектлар булдыруга рухландырыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев