Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре таксистлар арасында ике хокук бозу очрагын ачыклаган
11 гыйнвардан 20енә чаклы районда «Такси» акциясе узды.
Район территориясендә акция барышында кешеләрне «Такси» сыйфатында йөртүче 19 җиңел автомобиль тикшерелгән.
Үткәрелгән чаралар барышында хокук бозулар буенча 2 административ беркетмә төзелгән: документларсыз чыгу - 1, тиешле рөхсәтсез эшчәнлек башкару - 1.
Материаллар судка тапшырылган, кагыйдә бозучыларны штрафлар көтә, - дип сөйләде безгә ЭЭМнең Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Сатдаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев