Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тонировка» акциясенең беренче ике көненә йомгак ясалган
Яңа Чишмә районы юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре акциянең беренче ике көнендә автомобильләрнең пыялаларын тонировкалау буенча өч хокук бозучыны ачыклаган.
«Ике көндә без автомобильләрнең пыялаларын тонировкалау буенча өч хокук бозучыны ачыкладык инде. Кара пыяла артына яшеренергә яратучылар, кагыйдә бозуны урында ук бетерүгә карамастан, 500шәр сум штраф түләячәк. Социаль челтәрләрдә без машина йөртүчеләрне стандарт булмаган тонировка өчен җаваплылыкка тартылу турында алдан ук кисәткән идек, әмма кайберәүләр безнең кисәтүләргә игътибар итмәгән. Профилактик чара 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге төр хокук бозу закон таләпләрен үтәмәү булып санала һәм җәза да катгый булачак», - диде инспектор Сатдаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев