Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалган

    21 гыйнварда юл хәрәкәте инспекторлары 5 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.

    «Тоннель» операциясе 21 гыйнварда Яңа Чишмәдәге машиналар күп йөри торган юл участогында узган. «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә операция нәтиҗәләре турында ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Сатдаров сөйләде.

    Операция барышында 45ләп автомобиль туктатылган һәм тикшерелгән. 5 хокук бозу очрагы ачыкланган һәм административ беркетмәләр төзелгән. Болар:

     - дәүләт номерлары укып булмый торган дәрәҗәдәге транспорт чарасы белән идарә итү – 2;

    - ОСАГО полисы булмау - 1;

    - куркынычсызлык каешын эләктермәү – 2 очрак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: