Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Анатолий Холин белән хушлашканнар

Яңа Чишмә районы авыр югалту кичергән - 15 октябрьдә озак еллар ХХ партсъезд исемендәге колхозны җитәкләгән 79 яшьлек Анатолий Михайлович Холин вафат булган.

А. М. Холин 1942 елның 1 маенда Яңа Чишмәдә туган. Хезмәт эшчәнлеген Казан дәүләт ветеринария институтының зоотехник факультетын тәмамлаганнан соң, туган авылында ХХ партсъезд исемендәге колхоз рәисе урынбасары булып башлый. Чистай районы җитәкчеләре А.М. Холинның намус белән, тырышып эшләвен күреп алып, 1980 елда аны лаеклы ялга киткән А. Е. Поликарпов урынына колхоз рәисе итеп билгелиләр.

А.М. Холин бу эштә 15 ел дәвамында хезмәт куйган. Бу - иң зур колхоз булган, анда 15 мең гектар сөрүлек җирләре, 4500 баш МЭТ, 7 мең баш сарык исәпләнгән. Колхозда 500дән артык кеше эшләгән. А.М. Холин тырышлыгы белән колхоз һәрвакыт алдынгылар сафында, күчмә Кызыл Байрак , Мактау грамоталары, бүләкләргә лаек булган. Хуҗалык исәбендә акча һәрчак булып торган, ул җитештерү биналары, социаль өлкә объектлары һәм колхозда эшләүчеләр өчен торак төзүгә юнәлдерелгән.

1983 елда Яңа Чишмә районы оештырылганнан соң күп кенә  мөһим мәсьәләләр ХХ партсъезд исемендәге колхозның финанс чаралары хисабына хәл ителгән. Әмма бу елларда да хуҗалык нык торган, үсеш алган, район буенча социалистик ярышларда лидерлар рәтендә булган.

Колхоз рәисе постыннан киткәннән соң, А.М. Холин Яңа Чишмә районының АЗС начальнигы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары булып эшләгән, анда белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләрен сайлап алу һәм билгеләү буенча зур эш башкарган.

Лаеклы ялга киткәннән соң, А.М. Холин берничә ел Яңа Чишмәнең туган якны өйрәнү музее директоры булып эшләгән, аны киңәйтүгә һәм экспонатлар фондын тулыландыруга зур өлеш керткән.

А.М. Холин актив иҗтимагый эш тә алып барган, Татарстан Президенты советы әгъзасы, берничә чакырылыш район Советы депутаты булып торган. Җитештерү өлкәсендәге казанышлары өчен аңа «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән, ТР Министрлар Советы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Яңа Чишмә районы тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул районыбызда абруй һәм ихтирам казанган шәхес.

Анатолий Михайлович Холин турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

ТР Яңа Чишмә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X