Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан автойөреш узган

Автомобильчеләр фиништан соң һәлак булган сугышчылар мемориалы янында «Хәтер шәме» акциясендә катнашканнар.

8 май көнне Яңа Чишмәдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан автойөреш булган. Кичке сәгать 8 дә берничә дистә җиңел автомобильдән торган колонна район хакимияте бинасыннан старт алган һәм патриотик әләмнәр белән авыл урамнары буйлап узган.

Автомобильчеләр һәлак булган сугышчылар мемориалы янында туктап, мәңгелек ут янында «Хәтер шәме» акциясендә катнашканнар. Әлеге чара авыл җирлекләрендә дә узган.

Район үзәгендәге ике акцияне дә яшьләр эшләре буенча район бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе һәм яшьләр оешмалары активистлары оештырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев