Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә беренче көзге ярминкә узды

Ярминкә – үзенә күрә бер бәйрәм кебек бит ул, ә “алтын көзнең“ кояшлы аяз көне бигрәк тә.

Ә ярминкә үткәрү көненә, 13 октябрьгә, тагын өч бәйрәм өстәлде – Өлкәннәр ункөнлеге, 10 октябрьдә билгеләп үтелә торган Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне һәм 14 октябрьдә изге Богородица  бәйрәме.
 

Шуңа  күрә  район үзәгендәге ярминкәгә халык күпләп җыелган  иде. Район авылларыннан да, авыл аша узучы  шәһәрләрдән кайтучы халык  та байтак  иде ярминкәдә. Иртәнге сәгать 7 дән үк сыер, дуңгыз ите, колбаса, өйдә ясалган сало, фарш, яңа суелган һәм ысланган каз, үрдәк түшкәләре сатыла башлады. Шәхси хуҗалыклардан алып килгән ит тә яхшы сатылды. Сыер ите 290-350 сум , дуңгыз ите – 240 сум, каз түшкәсе – 1200-1300 сум (1 кг  - 400 сумнан), Кама елгасыннан тотылган корбан балыгы, судак һәм чуртан – 120 сумнан башлап 220 сумга кадәр.
Ярминкәдә сатылган – популярлыгы буенча икенче саналган нәрсә  - кәбестә ике сәүдә ноктасында сатылды, аны Ивашкинодан һәм Чистайдан  алып  килгәннәр, бәясе 14-15 сум иде. Бәрәңге 16 сум, кишер һәм чөгендер – 20, сарымсак -180 сум.  Авыл сөтен, каймак, эремчек, кортны, һәрвакыттагыча, халык бик күп алды. Ә менә Чистайдан алып килгән балны, киресенчә, сатып алучы  аз булды, яңачишмәлеләр балны алдан ук сатып алып куйганнардыр, күрәмсең.
Җиләк-җимешләрне дә яхшы алдылар -  ике  сорт виноград 100 әр сумнан, слива, алма, лимон -  барысы да  яңа уңыштан, кайдадыр  озак ятмаган, ярминкәдәге  товар менә шул ягы белән өстен дә шул.
Ярминкәгә “Савельев А.А.“ КФХ дан дуңгыз балалары  алып килгәннәр (берсе 3000 сумнан). - Сәгать 10 га  сигезне саттым инде, - диде сатучы – КФХ башлыгы Александр Савельев.  Шул  тирәдә “Катнаш азык, бәясе 500 сум“ дип язылган  трактор арбасы да тора иде.
Җирле һәм читтән килгән  эшмәкәрләр курткалар, балалар аяк киемнәре , кыскасы, көзге-кышкы киемнәр  белән сәүдә иттеләр.
Сәүдә мәйданчыгындагы койма кырыенда  сатып алынган әйберләр  тутырылган   берничә сумканы “саклап“ торучы  бер әби янына килдем.
- Мин Красный Октябрьдән, - ди Ираида  Шепилова. - Кичә туган көнем иде. Үзебезнең агроном  белән машинада  килдем. Өлкәннәр көне  хөрмәтенә оештырылган ярминкәгә киләсем  килде.  Миңа бар нәрсә дә ошады. Ит   сатып  алдым, әле тагы 2-3 судак алырмын дигән идем, тик, кызганыч, бик эреләре генә калган иде шул.
Ярминкәгә  килгән халык яхшырак товар  эзләп  тегендә-монда йөргән  арада, җирле артистлар үзләренең  концерт программасын башлап җибәрде. Аларның матур җырларыннан сәүдә дә тизрәк барачак, кәефләр дә күтәреләчәк, бәйрәм хисе югалмый  дигән сүз. Һәрвакыттагыча, безнең РМЙ һәм АМЙ-ның иң яхшы  артистлары, хәтта курайда, кубызда һәм гармунда уйнаган читтән  килгән артистлар да матур итеп чыгыш ясады.
Беренче көзге ярминкә сатып  алучылар өчен дә,  сатучылар өчен дә яхшы үтте. Барлыгы 410 мең  сумлык продукция сатылган.     
Ольга Иванова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев