Яңа Чишмәдә Билгесез солдат көненә багышланган митинг булып узган
3 декабрьдә иртәнге сәгать 10да Яңа Чишмәдәге һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг булып үткән
Бу истәлекле дата - сугыш кырында һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган барлык сугышчыларга рәхмәт белдерү көне.
- Хәбәрсез югалган каһарманнар турында без онытырга тиеш түгел, - дип билгеләп үткән үз чыгышында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. – Бөтен Россия халкы өчен билгесез солдатларны искә алу көне булу - бик мөһим.
Митингта чыгыш ясаган район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков искәртеп үткәнчә, фронтта һәлак булган 2 меңгә якын кеше әле һаман хәбәрсез югалган дип санала. Безнең бурыч - алар турында истә тоту, балаларыбызда һәм оныкларыбызда аларның батырлыкларына хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Бер минутлык тынлыктан соң барлык җыелучылар һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев