Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә дуңгызларда африка чумасы һәм кош гриппы авыруларын булдырмау һәм аларның таралуын кисәтү буенча СПЭК утырышы узды

Яңа Чишмә районының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең (СПЭК) чираттагы утырышында дуңгызларда африка чумасы авыруын булдырмас өчен читтән кертүне һәм таралуны кисәтү, кош гриппын профилактикалау чараларын үтәү мәсьәләләре каралды.

Утырышны районның СПЭК рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев алып барды.

Кош гриппын профилактикалау турында Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Эвелина Лутфуллина хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Россиядә кош гриппының берничә яңа чыганагы ачыкланган (Оренбург, Самара өлкәләрендә, Башкортостанда). Зарарланган кошларның баш саны юк ителә. Сезонлы инфекцияне күчмә кошлар алып килә.

Эвелина Лутфуллина кош-корт асраучы хуҗаларны аларны күчмә кошлардан сакларга, аларны ябуда тотарга һәм кондиция мөмкинлек бирсә – иткә суярга яхшырак булуын искәрде.

Дуңгызларда африка чумасын (ДАЧ) кертүне һәм таратуны кисәтү буенча чаралар турында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе консультанты Ольга Алексееваның мәгълүматы тыңланды.

Октябрь торышына Россия территориясендә 13 ДАЧ чыганагы бар. Билгеле булганча, быел безнең районда да ДАЧ теркәлде, ул вакытта өч авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызларның баш санын бетерергә туры килде.

Комиссия каралган сораулар буенча АҖ башлыкларына ДАЧ һәм кош гриппы таралу куркынычы турында, кертелгән тыюлар һәм чикләүләр турында хәбәр итәргә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар һәм кошларның баш санын исәпкә алуны тәэмин итәргә кушты.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигына кыргый кабаннарның санын регламентланган күрсәткечләргә кадәр киметүне тәэмин итәргә, массакүләм мәгълүмат чараларында, гражданнар җыеннарында дуңгызлар асраганда кыргый кабаннар белән элемтәгә керүләрен булдырмас өчен, аларны урамга чыгарып йөртмәүләрен, ветеринария законнарын бозу белән бәйле куркынычлар турында актив пропагандалауны алып барырга йөкләнде.

Район ветеринария берләшмәсенә һәм АҖ башлыкларына матди-техник чаралар, дезинфекция чаралары һәм чыгым материаллары резервын булдыруны тәэмин итү йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев