Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә электр санагычларын алыштыру бара

Районда срогы чыккан, шулай ук төзек булмаган һәм дәүләт тикшерүен узмаган электр санагычлар урынына «Искра» интеллектуаль исәпләү приборларын урнаштыру бара.

Исәпләү приборлары бинадан читтә урнаштырыла һәм аның эчендә сим-карта бар. Димәк, һәр ай ахырында санагыч күрсәткечләре, түләү буенча квитанциягә кертү өчен, «Энергосбыт» ка дистанцион рәвештә киләчәк (ягъни кулланучы эл. күрсәткечләрен тапшырырга тиеш түгел). Яңа исәпләү приборлары бушлай куела. Агымдагы елда Зирекле, Горшково, шулай ук өлешчә Шахмай, Черемухово Бистәсендә һәм район үзәгендә 700гә якын прибор урнаштырылган. Эш 2021 елда да дәвам итәчәк – киләсе елга тагын 2000 электр энергиясен исәпкә алу приборларын алыштыру планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев