Яңа Чишмәдә фаҗига
Район үзәгендә яшәүче 13 яшьлек яшүсмер малай үз-үзенә кул салган. 8 июльдә, эштән өенә кайткач, әтисе үз сараенда куркыныч хәлгә тап булган: гаиләгә тәрбиягә алынган улы Леша каешка асылынган. Бала исәндер әле дигән өмет белән, Сергей аны коткарырга тырышкан: элмәктән ычкындырып, йөрәгенә массаж ясый башлаган. Әмма тырышлыгы бушка - малай...
Район үзәгендә яшәүче 13 яшьлек яшүсмер малай үз-үзенә кул салган.
8 июльдә, эштән өенә кайткач, әтисе үз сараенда куркыныч хәлгә тап булган: гаиләгә тәрбиягә алынган улы Леша каешка асылынган.
Бала исәндер әле дигән өмет белән, Сергей аны коткарырга тырышкан: элмәктән ычкындырып, йөрәгенә массаж ясый башлаган. Әмма тырышлыгы бушка - малай үлгән булган.
Коточкыч фаҗиганың сәбәбен тикшерү ачыклар, әлбәттә. Тик, күршеләренең әйтүе буенча, Леша шат күңелле егет булган, әле алдагы көнне генә ул күрше малайлары белән Шушма ярында уйнап йөргән. Бүген исә дуслары, сыйныфташлары һәм туганнары Леша белән мәңгелеккә хушлашалар…
Леша турындагы язманы "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының чираттагы санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев