Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә күзәтүчеләр өчен укулар булып узды

Агымдагы елда РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау төп сәяси вакыйга булачак.

Билгеле булганча, барлык сайлауларда сәяси партияләрдән һәм депутатлыкка кандидатлардан, шулай ук иҗтимагый оешмалардан күзәтүчеләр катнаша.

5 апрельдә Яңа Чишмәдә күзәтүчеләр өчен укулар булды, аны юристлар Лилия Шакирҗанова һәм Рафаэль Фәхретдинов үткәрделәр.

Уку барышында килеп чыккан бозуларны закон белән җайга салу, мәгълүматны тикшерү алгоритмы мәсьәләләре каралды. Юристлар күзәтүчеләрнең хокукларын һәм бурычларын, конфликтлы сайлаучылар белән ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар, күп көнлек тавыш бирү үзенчәлекләренә аңлатмалар бирделәр.

Уку ахырында «Модель участок сайлау комиссиясе» дип аталган рольле уеннар үткәрелде һәм күп кенә сорауларга җаваплар алынды.

Укуда район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район үзәге учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев