Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә районның төп чыршысын ачу тантанасы

Чыршыны ачу тантанасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

27 декабрьдә Яңа Чишмәнең РМЙ каршындагы мәйданда районның төп чыршысын ачу тантанасы булды.

РМЙ каршындагы мәйдан матур төсмерләр алды - боздан ясалган сыннар төрле төстәге утлар белән балкый, гирляндалар белән бизәлгән төп чыршы да бик матур күренә, балаларга шуу өчен зур тау барлыкка килгән.

Чыршыны ачу тантанасы балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан театральләштерелгән тамаша күрсәтүдән, кар машинасына утырып килгән Кыш бабай белән Кар кызының котлауларыннан башланып китте.

Район башлыгы Вячеслав Козлов барлык җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

-Гомумән алганда, район буенча ел нәтиҗәләре начар түгел, - дип билгеләп үтте ул. - Хезмәтегез, кече Ватаныбызны яратуыгыз һәм аңа тугры булуыгыз өчен рәхмәт сүзләремне кабул итегез. Без ике елга якын коронавирус пандемиясе шартларында яшибез, кызганычка каршы югалтулар да бар, әмма, тулаем алганда, хәзергесе вакытта хәлләр торышы тотрыклана. Медицина хезмәткәрләренә аларның намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт. Район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, муллык, иминлек һәм Яңа ел теләкләренең тормышка ашуын телим.

Район башлыгы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Рус.Волчья мәктәбе укучысы Виолетта Репинага смартфон сатып алу өчен 10 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Аннан соң иң яхшы Яңа ел бизәлеше смотр-конкурсына йомгак ясалды. Призерларга акчалата сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов тапшырды.

Эшмәкәрләр арасында икенче ел рәттән Надежда Панфилова (Горшково) беренче урынга ия булды, шулай ук Наталья Белоглазова, Евгения Конанерова, Фәридә Мортазина, Игорь Удиряков, Ләйсән Харрасова һәм Рәмзия Хисаметдиновалар сертификатларга лаек булды.

Мәгариф учреждениеләре арасында беренче урын Черемухово мәктәбенә бирелде, икенче урын - Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе һәм «Ландыш» балалар бакчасына, өченче урын Шахмайдагы «Ромашка» балалар бакчасына бирелде.

Район үзәге учреждениеләре арасында беренче урында - «Яңа Чишмә ТКХ» МУП, икенче урында - РМЙ һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ филиалы, өченчедә - Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты һәм ИП Шәүкәт Сабиров.

Авыл хуҗалыгы оешмалары арасында «Илдулов Н.С.» КФХ җиңүче дип танылды.

«Йорт хуҗалыкларын иң яхшы бизәү» конкурсы да матур традициягә әверелде. Беренче урын - Чертуштан Җиһангировларга һәм Чаллы Башыннан Әхмәтовларга, икенче урын - Шахмайдан Ризвановларга һәм Красный Октябрьдән Щипановларга, өченче урын – Рус Чабаксарыннан Парамоновларга һәм Яңа Чишмәдән Яновларга бирелде.

Агымдагы елда күп кенә учреждениеләр, оешмалар һәм эшмәкәрләр үз объектларын матур итеп бизәгәннәр. Бәйрәм атмосферасы, иҗади якын килү һәм фантазияләре өчен 10нан артык җитәкче район башкарма комитетының Рәхмәт хатларына һәм матур китапларга ия булды.

Бүләкләү тантанасыннан соң матур бәйрәм салюты бирелде, ә мәйданда әйлән-бәйлән һәм күңел ачулар дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев