Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә республика координацион совет утырышы булып үтте

15 мартта Яңа Чишмәдә “Бердәм Россия” БСП нең депутатлар берләшмәсе республика координацион советның гомуми күчмә җыелышы булып үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Җыелышның пленар өлешенә кадәр форумда катнашучылар Яңа Чишмә РҮХ дә (поликлиникада капиталь ремонт ясалган иде), Петропавел Бистәсендә фермер Николай Скоковның ат заводында, Шахмай авылы музеенда һәм Шахмайда Илдар Гарифуллинның гаилә фермасында булдылар.
Җыелышта Яңа Чишмә районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы доклад белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады.
- Районда кече һәм урта бизнесның 353 субъекты эшчәнлек алып бара, - дип билгеләп үтте ул, - бу хуҗалык итүче субъектларның гомуми күләменең 66 % ын тәшкил итә. Бизнес җитештерүнең барлык төрләрен үз эченә ала – сөт һәм ит продукцияләрен эшкәртү, икмәк пешерү, юл буе сервисы, авыл хуҗалыгы производствосы.
Районда гаилә фермаларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча позитив эш күзәтелә. Халыкның тулаем керемендә 10 % ка якынын яки 272 млн. сумны шәхси хуҗалыклардан продукция сатудан кергән табыш били (бу 2017 ел белән чагыштырганда 2 % ка югары).
Докладчы субъектив сәбәпләр буенча дуңгызларның баш санын максатчан юк итү (бетерү) алып барылуын да билгеләп үтте. Әле кайчан гына алар районда 16 мең баш тирәсе исәпләнә иде, ә хәзер мең дә юк. Бу нәрсә? Эре дуңгызчылык комплексларының мәнфәгатьләрен якларга теләүме? Шәхси хуҗалыкларда һәрчак экологик чиста, химикатларсыз һәм препаратларсыз продукция үстерелде бит.
Хәзер күбесен авылда халыкны ничек калдырырга дигән сорау борчый. Моның өчен арендага төзелә торган торакның санын арттырырга кирәк, каралтылары белән булса  тагы да яхшырак (шулай да булырга мөмкин, якын араларда торак та булыр, ә анда яшәр кеше булмас), социаль ипотека буенча торак бәясен зур шәһәрләрдән нинди ераклыкта урнашуына карап билгеләргә (ягъни, ераграк булган саен, бәясе дә түбәнрәк булсын иде) һәм авылда 30 еллык хезмәт өчен өстәмәне дә яңадан карарга (“Сельхозтехника”, “Сельхозхимия”нең һ.б. ярдәмче хуҗалыкларында эшләүчеләр кермәгән).
Алга таба җыелышта ТР икътисад министры Фәрит Әбделганиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповлар чыгыш ясады. Аларның чыгышларында кече һәм урта бизнесны үстерү стратегияләре, аны популярлаштыру, фермер хуҗалыкларына кредитлар бирүдә булган проблемаларга кагылышлы мәсьәләләр булды.
Фермерларыбыз Елена Белоглазова, Илдар Гарифуллин һәм Людмила Ильдуловаларның чыгышлары кызыклы иде. Аерым алганда, Илдар Гарифуллин гаилә фермалары төзүгә грантлар алганда үзкеремнәр планкасын 40 % тан 20 % ка кадәр киметүне тәкъдим итте.
Җыелышта катнашучылар алдында шулай ук Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловлар да чыгыш ясады, ә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова Ленинград өлкәсендә алган тәэсирләре белән уртаклашты. (Яңа Чишмә муниципаль район Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе  депутатлар фракциясе эшен иң яхшы оештыруга республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Гран-при откан).
Җыелышка йомгак ясап Юрий Камалтынов яхшы кабул итүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде, алда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә уңышлар теләде.

Азат Мусин. 
Автор фотосы
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев