Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә республика программаларын тормышка ашыру бара

Быел Яңа Чишмә районында социаль объектлар, торак, иҗтимагый киңлекләр, юллар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча 20дән артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 200 млн. сумнан артык акча сарыф ителәчәк.

Шунысы сөендерә, 2022 елда районда берьюлы ике яңа ФАП (Красный Октябрьдә һәм Екатерина Бис тәсендә), ә Петропавел Бистәсендә авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы төзеләчәк, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов. - Өч мәктәпне капиталь ремонтлауга зур суммалар бүлеп бирелә.

МӘКТӘПЛӘРНЕ КАПИТАЛЬ РЕМОНТЛАУ

Әдәмсә, Екатерина һәм Архангел авыл мәктәпләрен капиталь ремонтлау өчен 150 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Иң зур сумма - 60 млн. сумга якын сумма - Әдәмсә мәктәбен ремонтлау өчен бүлеп бирелгән. Җиһазлар (өстәлләр, парталар, интерактив такталар, оргтехника) сатып алу өчен 11 млн. сум, ә калган 49 млн. сум акча - капиталь ремонтка каралган.

Монда подрядчы булып «Шешма» ҖЧҖ билгеләнгән (җитәкчесе Шәүкәт Сабиров) һәм хәзергесе вакытта интенсив эш алып барыла, ул уку елы тәмамланганнан соң тагын да көчәячәк.

-Биредә 13-15 кеше даими рәвештә эшли, - ди Шәүкәт Шамил улы. - Ялларсыз эшлибез. Мәктәптә инде җылыту системасы тулысынча алыштырылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр урнаштырылган. Стеналар буяу, ә идәннәр линолеум җәю өчен әзерләп куелган. Хәзер эчтә матурлау эшләре бара, ахырдан мәктәпнең фасад өлешен ремонтлаячакбыз. Төзелеш материаллары белән аерым проблемалар юк (тик менә бәяләр генә һәрвакыт арту ягына үзгәреп тора). Август уртасына капиталь ремонтны тулысынча тәмамларбыз, дип уйлыйм.

Архангел мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 58 млн. сум акча бүлеп бирелгән һәм монда подрядчы булып «Блокстрой» ҖЧҖ эшли (җитәкчесе Евгений Клюев).

Биредә дә җиһазлар сатып алуга 11 млн. сум акча тотылачак, 47 млн. сум капиталь ремонтка каралган.

Евгений Клюев сүзләренчә, хәзергесе вакытта мәктәпнең эчендә матурлау эшләре бара. Төзүчеләр тарафыннан җылыту системасы, электр өлеше алыштырылган, идәннәр линолеум һәм плитка җәюгә әзерләнгән. Алар тәрәзәләр һәм ишекләр куюга керешкәннәр. Фасад өлешен ремонтлау белән беррәттән түбәне ремонтлау да көтелә (әлеге эш өлешчә башкарылган инде). Мәктәпне ремонтлауда көн саен 12-13 кеше эшли. Төзелеш оешмасының җитәкчесе ремонт эшләре шулай ук август уртасына тәмамланачак, дип ышандырды.

Екатерина мәктәбендә капиталь ремонтны эшмәкәр Мио Манукянның төзүчеләре алып бара, анда эш 50-55%ка башкарылган.

-Мәктәпнең өч катында да стеналарны штукатурладык һәм шпаклевкалау эшләрен төгәлләдек, алар буяу өчен әзер, - ди ул. Биредә көн саен 12-13 кеше эшләп тора, хәзер  без җылыту, суүткәргечләр системаларын, канализацияне ясау белән мәшгуль - эшләр тәмамланып килә.

Мәктәпне ремонтлауга 38 млн. сум акча бүлеп бирелгән, шуның 11 млн. сумы  мәктәп өчен җиһазлар сатып алуга тотылачак.

М. Манукян мәктәпне капиталь ремонтлау август башына тәмамланачак дип ышандырды.

Район башлыгы Вячеслав Козлов ремонтлана торган объектларны атна саен күзәтеп бара, ул башкарыла торган эшләрнең сыйфатына һәм төзелеш эшләренең графигын үтәүгә аерым игътибар бирә.

Яңа уку елында мәктәп укучылары һәм укытучылар ремонтланган уңайлы һәм якты сыйныфларга килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев