Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә «Россельхозцентр» филиаллары начальникларының зона киңәшмәсе булып узган

13 октябрьдә Яңа Чишмәдә ТР буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалларының Кама Аръягындагы 11 районның бүлек начальниклары катнашында зона киңәшмәсе булды.

Киңәшмәне ТР буенча «Россельхозцентр» җитәкчесе Виталий Новичков үткәргән. Филиалларның агымдагы елның 9 аенда эшчәнлек нәтиҗәләре, аларның эш нәтиҗәлелеген арттыру юллары турында фикер алышканнар.

Орлыкчылык һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә филиалларның хезмәтләрен күрсәтүне киңәйтү буенча тәҗрибә алмашу булган.

Киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев