Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган митинг булып узган

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулган. Сугыш уты аша районыбызның 90га якын егете үтте, шуларның бишесе һәлак булды.

Хәзерге сугышчы-интернационалчылар бүген инде хәрби хәрәкәтләр ветераннары. Кызганычка каршы, сугыш ничә еллар үткәч тә үзенекен итә - уннан артык «әфганчыбыз» тыныч вакытларда вафат булды.

Бүген районда 30дан артык сугышчы-интернационалчы яши һәм эшли, аларның күбесе «Патриот» паркындагы «Дан аллеясы»нда тантаналы митингка килгән. Алар белән бергә район үзәге учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре дә җыелган.

- Әфганстандагы каты сугышлар халыкка шактый гына кайгы-хәсрәт һәм газаплар алып килде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов. - Илебез тарихында бу фаҗигале дата - сугышта дистәләгән мең солдат һәм офицер, шул исәптән безнең биш егетебез һәлак булды. Без һәлак булучыларның батырлыгын онытмабыз. Аларның исемнәре һәйкәл янындагы гранит плитәдә мәңгеләштерелгән.

Ринат Фәсахов ветераннарга хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән чыдамлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдергән, аларга сәламәтлек һәм элеккегечә сафта булуларын теләгән.

Ветераннар һәм яңачишмәлеләргә әфганчылар, башка локаль конфликтлар иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Калмыков һәм сугышчы-интернационалчы Марат Садыйковлар да мөрәҗәгать иткән. Үз чыгышларында алар яшь егетләргә хәрби антка, намуска тугры булу, үзләрен ата-бабаларның данлы хәрби традицияләрен дәвам итүчеләр итеп күрсәтү кирәклеге турында әйткәннәр. Барысына да сәламәтлекне сакларга, һәлак булучыларны онытмаска, илдә тынычлык булуын теләгәннәр.

Митингта катнашучылар сугышта һәлак булган һәм тыныч вакытларда вафат булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алып, сугышчы-интернационалчылар һәйкәленә чәчәкләр куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X