Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә төзекләндерү һәм яшелләндерү дәвам итә

Атналык планеркада район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгының барышын анализлады.

- Кайбер оешмалар һәм учреждениеләр чәчәк түтәлләрен төзекләндерү, берьеллык чәчәк үсентеләрен утырту эшен яхшы алып баралар, - дип билгеләп үтте ул. - «РезиДент» стоматология клиникасы, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе, район Мәдәният йорты, «Магнит» кибете һәм кайбер башка учреждениеләр территорияләре бик матур күренә.

Мәдәният һәм ял паркында, сәүдә объектлары, даруханәләр, банклар һ. б. территорияләрдә чәчәкләр утырту буенча зур эшләр башкарасы бар әле.

- Барлык учреждениеләр дә март-апрель айларында чәчәк клумбаларын яңарту буенча үз эскизларын тәкъдим иткәннәр иде һәм алар һичшиксез үтәлергә тиеш, без моны контрольдә тотачакбыз, - дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе.

Көннәр яңгырлы булу сәбәпле, чүп үләннәре дә үсеп киткән, бер-ике атнадан аларны чабарга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев