Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Яңа Чишмә районында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 24 мартында көндезге сәгать 11ләр тирәсендә район үзәгендә яшәүче 60 яшьлек гр. Б. исерек хәлдә «Лада» а/м белән идарә иткән.

«Юпитер» алкотекторында тикшерү аның исерек булуын күрсәткән. Хокук бозучы тикшерү нәтиҗәләре белән килешкән, эшне карауга килмәгән.

Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. Б. РФ КоАПның 12.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Карар 2022 елның 14 маенда үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев